Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Кләмәнтәй авылы мәдәният йорты Татарстанның мәдәният учаклары арасында иң югары бәя алган

Татарстанның авыл җирлекләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләрен һәм аларның хезмәткәрләрен билгеләп үтү буенча конкурска нәтиҗәләр ясалды.

Әлеге конкурста Әлмәт муниципаль районының авыл мәдәният учаклары арасында уздырылган рейтингта иң күп балл җыйган Кләмәнтәй мәдәният йорты иң яхшылардан булып танылды. 100 мең сум күләмендә бирелгән акчалата бүләк мәдәният йортының кирәк-яракларына тотылачак.

Әлмәт муниципаль районының иң яхшы мәдәният хезмәткәре дип Русс Акташы мәдәният йорты директоры Сергей Викторович Фокин танылды һәм ул 50 мең сум күләмендә акчалата бүләккә лаек булды, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы порталы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250