Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Көлдерәдер, уйнатадыр театр!

Иртәгә Әлмәт татар дәүләт драма театры яңа - 68 нче иҗат сезонын ача. Яңа сезонны артистлар быел яңача - концерт-тамаша белән башлап җибәрәләр. Моңлы җырлар, дәртле биюләр, тамашачы яраткан спектакльләрдән өзекләр вәгъдә итәләр алар. Бәйрәм кичендә район җитәкчелеге гадәт буенча "Ел актеры" премияләрен тапшырачак.

Бу көннәрдә бер төркем артистлар төрек драматургы Азиз Несинның "Ал җанымны, әфәнде!" комедиясен әзерләү белән мәшгуль. Әсәрне яшь режиссер Альберт Гаффаров сәхнәләштерә. Спектакль Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Камил Вәлиевнең 70 яшьлек юбилее уңаеннан әзерләнә. Юбилярны коллектив кичә, 20 сентябрьдә, туган көнендә котлады инде. Ә әлмәтлеләр аны 12 октябрьдә - премьера көнне тәбрикләячәк.
Сезонны ачкач та артистлар концерт программасы белән Чиләбе өлкәсенә гастрольгә китәләр. 26 сентябрьдән 6 октябрьгә кадәр алар Сибай, Магнитогорск, Уфа, Нязепетровск, Аргаяш, Кунашак, Чиләбе, Златоуст, Усть-Катав шәһәр- ләрендә булачак.
Октябрь аенда Башкортстанда Татарстан мәдәнияте көн- нәре уза. Шул уңайдан Әлмәт театры Салават шәһәрендә 17 есендә Т.Миңнуллинның "Исән- месез" һәм 18 октябрьдә исә И.Зәйниевнең "Туган-тумача" спектакльләрен күрсәтә.
Иртәгә театр сәхнәсендә "Назлы кияү" спектакле күр- сәтеләчәк. Быел кичке спектакльләрнең башлану вакыты үзгәрде: эш көннәрендә спектакльләр 7дә, шимбә, якшәмбе, бәйрәм көннәрендә 6 да башлана.
Ә.ТАҺИРОВА театрның әдәби бүлек мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250