Ишетеп белеп, аның иҗаты белән танышып үссәм дә, ничә еллар Әлмәт җирлегендә яшәү дәверендә йөргән сукмакларым аның юллары белән кисешкән чаклары булса да, татар шигъриятенең йөзек кашы, Әлмәт төбәгенең асыл ташы булган Клара апа Булатова белән "авызга-авыз" сөйләшкәнем юк иде. Ниһаять, миңа да бәхет елмайды - Әлмәт районының мактаулы гражданинына...
Беләләр! Горурланалар!
Кулымда шагыйрә яшәгән өй адресы бар барын, тик шулай да Яңа Нәдер авылына килеп керүгә үк тукталышта торган кешеләрдән сорыйсы иттем. Беренчедән, әлеге зур торак пунктта булгаларга туры килсә дә, урамнарын бик белмим, икенчедән, янәсе, заманча авылда Клара Булатованың кемлеген беләләрме икән - ниятем шуны ачыклау. Һәрвакыттагыча, авыл кешеләрендә ялгышмаганмын (Клара апача әйткәндә, "Иртә торганнар бар, эштә уңганнар бар, тормыш корганнар бар һәрбер авылда"). Беләләр! Алай гына да түгел, яраталар һәм горурланалар да.
Нәфис абыйның туган авылы Нәдердә төпләнеп яшәгән йортка килеп туктауга ук Күл буе дип аталган урамның сулыклы урынга бәйледер икәнен чамалап тирә-якны күздән кичерәм... Кереп хәл-әхвәл сорашкач та, тәрәзә төпләрендә кояш нурларына коенып утырган помидор үсен- теләрен иркәләп (аларны Клара апаның үзен кебек Нәфис абый ка- рап-тәрбияләп тора икән) пыяла аша гына бакчасына экскурсия ясый шагыйрә.
- Утарыбыз утрауда урнашкан безнең. Ике ягында да су булганга шулай дип сөйлим. Дымлы урын булгач, әллә ни үстереп булмый, шулай да биредә кызыл һәм кара карлыган утыртылган. Әнә тегендә миләш үсә, арырак балан да тамыр җәйде, бу турыда җиләк, - ди Клара апа.
Юкка гына шунда төпләнмәгән бит, куакларны җимешле иткән туфрак шагыйрәне дә илһамландыра, юкса шул тиклем сүз байлыгы ни белән сугарылыр иде?!
"Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән...
«Сүз бәясе үлчәнми шул икмәк белән»
- Бөтен байлыгым китап инде минем, бала. Әнә, мансарда дигән өй катында ике бүлмә шыплап тулган. Берсе минем эш кабинеты булырга тиеш иде, шунда китапханә. Икенчесе, мин киткәч, Клара Булатова музее булыр. Хәзер сыйныфларда укучылар саны күп түгел, өй түбәсе 15-17 баланы гына күтәрә безнең, - дип яшәешнең һәрбер борылышына әзер булуына ишарәләгәндәй сөйли-сөйли шигырь "туа" торган бүлмәсенә алып керә шагыйрә.
"Туа" дигәч тә, бик үк дөрес булмас. Бик пөхтә итеп җыештырылган, артык бер генә җиһаз да булмаган, диварларында табигать күренеше тасвирланган, оҗмах кошлары төшерелгән һәм Нәфис абый белән бергә яшь чакларын сурәтләгән картиналар урын алган биредә. Өстәлендә - иҗади тәртипсезлек: күпсанлы көндәлек дәфтәрләре, каләм-ручкалар, әдибәнең соңгы елларда басылган берничә китабы. Менә шушы бүлмәдә күңелдә йөргән җыр юлларга салынып, кәгазь битенә генә теркәлә. Ә гомумән алганда, Клара апаның һәрбер сүзе шигырь аның. Сәламәтлеге какшау һәм олыгаю нәтиҗәсендә акрынайган һәр адымы саен шигъри тәлгәшләр "өзә" дә, һәр сорауга җавап итеп чираттагы бер әсәре белән я иркәләп, я чеметеп ала. Ул бит Булатова! Ә Булатова башкача булдыра алмый.
- Телем озын инде минем, өстәвенә туры сөйлим. Ә ул гадәт, бала, үзең чамалыйсыңдыр, яшәүне катлауландыра, - дип көлә-көлә тормыш диңгезенә "йөздерүен" дәвам итә.
- Клара апа, китап бастырмый калган елыгыз юк бугай, каян шул тиклем илһам аласыз да, китап хәтле китап чыгарырга ничек көчегез җитә? - дим.
- 45 ел Язучылар берлегендә әгъза булып торган дәвердә төп-төгәл 50 китабым дөнья күрде. Шуларның икесе студент елларымда ук басылып чыкты. Каян булсын - шул бер баштан да, шул бер йөрәктән. Кулына каләм алган кешенең кая гына барса да, ни генә эшләсә дә - сыер савамы ул, аш пешерәме, рульдә барамы - күзе үткер, теле үткен булырга тиеш, - дип үлемсез хакыйкатьне кабатлады шагыйрә.
Эш язганга - эш язган
Китап дигәннән, 2014 елда гына да Клара Булатованың "Җиде тубал бәхет", "Күрдеңме син?" исемле ике җыентыгы укучылар карамагына тапшырылды. Хәзерге вакытта Клара апа үзен белә башлаганнан бирле шигъри юллар белән алып барылган көндәлекләрен барлап (бу эшкә әдибә 9 ел элек җиң сызганып керешкән, хәзер 1997 елга "җиткән"), шундагы әле беркайда да укылмаган-ишетелмәгән әсәрләрен сайлау белән мәшгуль.
- Кил әле, бала, укы, сиңа кызык булырга тиеш бу, - дип изгелеккә "орынырга" рөхсәт итә Клара апа.
Баксаң, "Луч" телекомпаниясендә түкми-чәчми төп-төгәл 10 ел эшләп килгән данлыклы "Җомга" тапшыруына килгән мәлләрен тасвирлаган икән. Татар теленә кабаттан кайту чорының бер мәлендә төбәгебезнең беренче телекомпаниясе Әлмәт Язучылар берлегенә "татар телендә чыгып килә торган, төрле профессия һәм буын вәкиленә дә ярарлык" тапшыру әзерләүне яисә аны эшләүче "кадрлар әзерләүне" сорап мөрәҗәгать итә. Әле акчасы да, штаты да юк тапшыруга "булдырсаң, син генә булдырасың, Клара" дип Булатованы "башкодалыйлар". Шулай итеп меңләгән телевизор караучылар "Җомга"лы һәм Кларалы була, ә шагыйрәнең хәер-фатихасы белән Нәфисә Сабирҗановага "күчкән" тапшыру әле дә булса шул ук каналда уңышлы гына чыгып килүче озын гомерлегә әверелә.
- Эшләмәгән эше калмады инде Клара апагызның. Башта 25 ел Әлмәттән авылларга, аннары чирек гасыр авылдан Әлмәткә йөреп мәктәптә дә, училищеда да, институтта да укытты, телевидениедә тапшыру әзерләп бармаган авылы калмады, шәһәребездә татар иҗтимагый үзәген төзүче дә, Язучылар берлегенең эшен алып баручы да ул булды, - дип бер генә тапкыр сүзгә кушылып алды Нәфис абый сөеклесе белән горурлануын яшермичә.
Мәктәп димәктән, ярты гасырдан артык гомерен балаларга татар телен һәм әдәбиятын өйрәткән Клара апа үзенең мәгариф системасы елларында эшләгән озын-озак дәвере, күпсанлы укучылары хакында озаклап һәм тәмләп сөйләргә ярата. Мөгаллимә-шагыйрә апаларының югарылыгын ассызыклап, инде менә ничә еллар Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында Клара Булатова премиясе тапшырыла, ел саен әдибәнең туган көнендә студентлар арасында укулар оештырыла, әдәби-фәнни бәйгенең нәтиҗәләре чыгарыла.
Ә үзендә һаман яшьлек дәрте
Әлбәттә, Клара апаның сөйләгәннәрен яза калсаң, газета бите белән генә чикләнмичә, берничә том китап бастырырга булыр иде. Тик ул иллә дә авыр һәм мәшәкатьле эшне башка осталарга йөклим. Шагыйрь булуның ни дәрәҗәдә җаваплы йөк икәненә Клара апа белән аралашкан кичтән соң төшендем мин. Шагыйрь булу - хыялыңны болытларга бәйләп күккә очыру да бәхеткә ирештем дигәндә, чынбарлыкка бәрелеп челпәрәмә килү, төн йокыңны уйларга бирү, язмышыңны халкына багышлау дигән сүз. Шуңа да карамастан, күңелгә ятышлы сүздән канәгать калып, балаларча рәхәтләнеп көлү дә, якты киләчәккә өметеңне югалтмау да икән ул. Бу хакыйкать өчен аерата рәхмәт сезгә, Клара апа!
Рәдифә НОГМАНОВА
Фото архивтан