Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Клара Булатова Әлмәт политехник техникумы студентларында кунакта булды

Узган атнада Әлмәт төбәгендә яшәп иҗат итүче шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова һәм Рафаэль Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Клара Булатованың Әлмәт политехник техникумы студентлары һәм укытучылары белән "Җырлап яшим җирдә" дип аталган әдәби-музыкаль очрашуы булды.

Шагыйрә Клара Булатованың иҗаты нефть ягы кешеләре һәм аларның язмышы белән үрелеп бара. "Шушы яктан, шушы туфрактан без", - дип язган канатлы сүзләренең җырга әверелеп, дөнья гизүе генә юкка түгел.

Утыздан артык китап чыгарган Клара Булатованы шагыйрә дип әйтү генә аз. Ул укытучы-галимә дә, җәмәгать эшлеклесе дә, ун ел буе "Луч" телекомпаниясендә "Җомга" тапшыруын үзе оештырып, алып баручысы да.

Очрашу кичәсе шагыйрәнең иҗатташ дуслары: Роберт Андреев, Валентина һәм Илфак Исламовлар башкаруындагы җырлар һәм техникум егетләренең дәртле биюләре, беренче курс студентларының Клара Булатованың төрле елларда язган шигырьләрен яттан укулары белән үрелеп барды.

- Әлеге чарадан тагын да яшәреп, иҗатка илһамланып китәм, - диде Клара Булатова. - Мин тагын да укытучы булып туар идем дә, шагыйрә булып яшәр идем, шушындый матур очрашу уздырып, мине яшьлегемә кайтарганнары өчен рәхмәт.

Илүсә Нәбиуллина

Әлмәт Язучылар оешмасы җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250

2
X