Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Клара Булатова исемендәге премия тапшырылды

4 апрель көнне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында беренче тапкыр укучыларга, студентларга шагыйрә, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхфәтуллин исемендәге премия бүләге иясе, Г.Тукай премиясенә тәкъдим ителгән Клара Булатова исемендәге премия тапшырылды.

Бөек затның, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган хөрмәтле укытучының, әлеге институны ачуда үзеннән зур өлеш керткән Клара Булатованың иҗатын олылау, яшь буында аның әсәрләренә карата кызыксыну уяту, аларны рухи яктан тәрбияләү, яшь каләм тибрәтүчеләрне барлау һәм ярдәм күрсәтү Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты ректоры, татар җанлы шәхес Ильяс Салахов тәкъдиме белән гамәлгә ашырылган.

- Татарстан иле Клара Булатова кебек фидакарь затлар, шагыйрь- шагыйрәләр, язучылар булганда яшәячәк. Без аны бик хөрмәт итәбез һәм аның нәкъ менә безнең институтта күп еллар дәвамында студентларны тәрбияләве, белем бирүе белән горурланабыз, - диде Ильяс Рәхимҗанович. - Клара апа, искиткеч шигырьләрең белән безне сөендереп тор. Ходай Сезгә озын гомер, сәламәтлек бирсен. Ә бу премияне тапшыруга башлангыч биргәнбез икән, димәк, ул дәвамлы булачак. Аны безнең Сезгә булган рәхмәтләребезне, ихтирамыбызны җиткерү һәм иҗатыгыз алдында баш ию дип кабул итегез.

Әлеге мәртәбәле премия яшьләргә поэзия, проза, драматургия өлкәсендәге иң яхшы әсәрләр, шулай ук Клара апаның иҗаты буенча язылган иң яхшы фәнни эшләр өчен тапшырыла. Быел республикабызның көньяк-көнчыгыш районнарында урнашкан мәктәпләрдән, уку йортларыннан 158 эш кабул ителгән. Шунысын билгелисе килә, әлеге бәйге беренче тапкыр гына оештырылуга да карамастан, институт җитәкчелеге Әлмәт белән генә чикләнмичә, башка төбәкләрдәге сәләтле балаларны барлауны да максат итеп куйган. Комиссия әгъзаларына иң-иңнәрне билгеләү бик җиңел бирелмәгән. Аларның сүзләренә караганда, авторларның һәммәсе дә әлеге премиягә лаек. Ләкин барлык катнашучыларга да призлы урыннар бирү мөмкин түгел, шуңа да җиңүгә ирешмәгән балалар күңелләрен төшермәсәләр иде. Аларга алдагы елларда да үзләрен сынап карау мөмкинлеге булачак ич.

Кичә барышында укучыларга һәм студентларга "Әдәбият", "Фәнни эш" номинацияләрендә премияләр тапшырылды. Соңгысы буенча эшләрнең аз булуын исәпкә алып, комиссия 2-6 нчы сыйныф укучылары арасында да "Әдәбият" номинациясе буенча бәйге игълан иткән. Җиңүчеләр үзләренең шигырьләрен, әсәрләреннән өзекләр укып, премиягә лаек булуларын дилилләделәр. Лениногорск шәһәренең 11 нче гимназиясе укучылары әсәрне хәтта сәхнәләштереп тә күрсәтте. Азнакайның 8 нче мәктәбендә белем алучы 4 б сыйныфы укучысы Р.Хаҗиев гармунда татар көйләреннән поппури уйнап, җыр-моңга да сәләтле булуын исбатлады. Шулай итеп, быел Клара Булатова исемендәге премия белән 16 кеше бүләкләнде. Бәйгене оештыручылар җиңүчеләрне генә билгеләп калмады, ә анда катнашкан һәр кешегә дә диплом тапшырды.

- Минем иҗатым бүгенге көн дәрәҗәсенә күтәрелгән икән, димәк, аның күп өлеше әлеге уку йорты белән бәйле. Институт җитәкчелегенә, шәхсән Ильяс Рәхимҗановичка мин бик рәхмәтле! Иҗат дөньясы ул күңелләрне чистарта, сафландыра. Яңадан тусам да, мин укытучы һәм шагыйрә булыр идем, - диде Клара Булатова.

Ахырдан шунысын да җиткерәсе килә, Ильяс Салахов бәйгедә җиңүчеләрнең шигырьләрен, чәчмә әсәрләрен, фәнни эшләрен тупларга һәм җыентык булдырырга теләүләрен дә ассызыклады. Иҗат дөньясына аяк баскан яшь каләм тибрәтүчеләр өчен бу көтелмәгән яңалык булды һәм аны һәркем шатланып кабул итте.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250

2
X