Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Китап" радиосына әсәрләр сайлауда халык ярдәмгә киләчәк

Халык "Китап" милли радиосы эфирында укылачак әдәбият әсәрләрен сайлауда ярдәм итәчәк

Бу турыда "Татмедиа" АҖ телевидение һәм радиотапшырулар департаменты җитәкчесе урынбасары, "Китап" радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов белдергән.

Моның өчен ул төрле сораштырулар, шулай ук социаль челтәрләрдә сораштыру оештыру мөмкинле булуын әйткән. 

Алмаз Миргаязов  фикеренчә, радиода  кызыклы,  бүгенге көн чынбарлыгына җавап биргән әсәрләр яңгырарга тиеш. Мисал итеп радио җитәкчесе  "Ак чәчәкләр" романын китергән. Чөнки әлеге әсәр актуль. 

"Радиода бер интонациядәге әйберне 3-5 минуттан да артык тыңлап булмый, кешенең физиологиясе аңа әзер түгел", - дигән Алмаз Миргаязов. Шуңа күрә ул әсәрнең өлешләре арасында музыкаль паузалар ясау мөмкинлеген әйткән.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса