Әлмәт таңнары

Кичүчатта Ризаэддин Фәхреддинне искә алдылар

Технологияләр алга киткән бүгенге заманда югары тизлекле магистральләр кирәкме дигән сорау буенча бәхәсләшүчеләр дөньяга танылган мәгърифәтче Риза Фәхреддин мирасына мөрәҗәгать итсен икән.

1914 елда Ырынбурда басылган "Дини вә идҗтимагый мәсьәләләр" хезмәтендә галим, журналист, җәмәгать эшлеклесе "...безгә Крупп (немец сәнәгатьчесе һәм уйлап табучысы, ул чорда төп корал белән тәэмин итүче булуы аңа "пушка короле" дигән кушамат тага) пушкалары, тимер юллар, юнкер училищелары, кадет корпуслары, хәрби академияләр кирәк", - дип ассызыклаган. Аның бу фикерен һәм гомумән, дөньяга ачык карашлы җәдидче булуын Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да искә алды. Башкала кунагы Риза Фәхреддиннең туган авылы Кичүчатка мәгърифәтченең туган көнендә журналистлар белән очрашуга килде.

Узган гасырның егерменче еллары башында татар журналистикасы аякка басканда беренче журналист, беренче мөхәррирләрнең берсе булган. Аның хезмәтләренең бер өлеше сакланмаган. Сакланганнары да ахыргача өйрәнелмәгән. "Шура" журналын гына алыйк. Галимнәр "мәгърифәтчелеге һәм гыйльми фикере ягыннан әлеге журналга тиңнәр юк" дигән фикердә.

- Аны өйрәнергә, белергә кирәк. Журналистика үзгәреп тора. Шуңа да карамастан Риза Фәхреддин хезмәтләрендә мирас булып калган һәм кулланырлык төпле фикер бар, - ди журналистлар берлеге рәисе.

Үзе киң карашлы шәхес татар халкының белемле булуын теләгән. Ул динне белемнән, белемне диннән аермаган.

Римма Ратника үзе дә Риза Фәхретдиннең әнисе ягыннан шәҗәрәдә теркәлгән. Риза Фәхреддиннең әнисе ягыннан бишенче буын икән. Мәгърифәтчеләр нәселеннән чыккан дәүләт эшлеклесенең әнисе дә, бабасы да укытучы булганнар.

"Ризаэддин Фәхреддин - "Шура" журналы мөхәррире" дип аталган бу очрашуда галимнең мемориаль музее фондларында сакланган экспонатлар белән таныштылар. Ырынбурда бертуган Рәмиевләр ярдәме белән нәшер ителә башлаган "Шура"да милли сәясәт, дин, мәгариф белән бәйле мәсьәләләр күтәрелә. Моннан тыш, анда Бельгия, Ерак һәм Якын Көнчыгыштан каләм ияләре эшләре дә басыла. Журналның бары 240 саны дөнья күреп кала. Белгечләр аларда "иҗтимагый проблемалар буенча дискуссияләр, тарих, фәлсәфә, әдәбият һәм мәдәният белән бәйле 4085 мәкалә нәшер ителгән" дип яза. Музей директоры Диләрә Гыймранова сүзләренчә, Риза Фәхреддиннең үзенең 700 дән артык мәкаләсе басыла.

Реклама

Журналның 240 саны да Финляндиядә, берничәсе Нью-Йорк китапханәсендә саклана. Кичүчаттагы музейда "Шура"ның 55 саны бар. Ырынбур чоры ядкаре - Фәхреддиннең эш өстәлендә абыйсы Салих бине Фәхреддин саклаган һәм имзалаган басма ята.

Музей директоры Диләрә Гыймранова журналистларга фотоархив та кызыклы булырга мөмкин дигән фикердә. Директор билгеләп үткәнчә, фондта Риза хәзрәтләренең һәм аның гаиләсенең 150 ләп фотосы (төп нөсхәләр) гына саклана. Бүгенге көндә экспозициядә шуларның 50 се урын алган. Май ахырында аларның барысын да тәкъдим итеп бер күргәзмә оештырырга ниятләре.

Югары әхлак, әдәп, тыйнаклык, тырышлык, рухи камиллек, иманга тугрылык кебек сыйфатларга ия гыйлем иясе, җәмәгать хадиме, олпат дин әһеле, мәгърифәтче, вәгазьче, нәсихәтче, тарихчы, археограф, әдип, педагог, мөхәррир, публицист мирасы сакланырга тиеш. Моны Римма Ратникова да искәртте.

-​ Әлеге тарихи ядкарь (музей Фәхреддин туган нигез өстендә күтәрелгән) 1995 елда ачылды. Егерме ел эчендә бик күп материаллар, экспонатлар тупланган. Боларны саклау өчен янкорма төзү зарури, - диде башкала кунагы. - Дөньяга билгеле галимнең мирасын саклыйк дисәк, без бу мәсьәләне күтәрергә, бу хакта сөйләргә тиеш. Мин депутат һәм журналист буларак ярдәм итәргә әзер.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: