Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Кичәге көн бүген тарих, бүгенгесе - иртәгә

1977 елдан башлап 18 май Халыкара музейлар көне буларак билгеләп үтелә.

Музей ул үзе бер дөнья, анда халкыбызның үткән тормышын, мәдәнияте һәм сәнгате үсешен, фәнни һәм техник үзгәрешләрне, гомумән тарихны барларга мөмкин.

Музейлар барлыкка килгәндә максат итеп тарихыбызга бәйле мирасны саклау һәм халыкка күрсәтү куелган булса, бүгенге көндә дә шушы юнәлеш үзгәрми, бары тик эш формалары, методлары гына замана таләпләренә яраклаштырылып үзгәртелә. Шул уңайдан бүгенге әңгәмәдәшебез - шәһәрнең Туган якны өйрәнү музее директоры Айдар Нияз улы Газизуллин.

Айдар әфәнде, шәһәрнең Туган якны өйрәнү музее башка төбәкләрнекеннән нәрсәсе белән аерыла? Чөнки андый музейлар һәр шәһәрдә, һәр районда бар. Үзенчәлеге нәрсәдә?

- Музейлар - кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел. Алар - музейга килүчеләрне тәрбияләү, аларга педагогик тәэсир итү чарасы да. Бу тәэсир экскурсовод сөйләве аша да, пленкага язылган текст аша да, экспозиция белән танышучы кешенең мөстәкыйль фикерләве аша да ясала.

Безнең Әлмәт шәһәренең Туган якны өйрәнү музее үзенең энергетикасы, атмосферасы белән аерылып тора. Мона хәтле загс функциясен үтәгән бинада шәһәребезнең күпме гаиләләре корылган, яшь парлар вальс әйләнгәннәр. Ә бүген исә халкыбызның мирасы, безнең әби-бабаларыбыздан калган мирас биредә саклана. Бу, әлбәттә Әлмәт музееның үзенчәлеге. Әле күптән түгел музейга килүчеләр өчен, аерым, татар халкы белән таныштыручы экспозиция төзелде. Әлмәт чәен авыз итеп, гореф-гадәтләр белән танышып, остаханәләрдә дә катнашу мөмкинлекләре бар. Интерактивлар кулланырга тырышабыз, олысына да, кечесенә дә бик ошый.

Хәзерге заманда музейлар нинди миссия башкара? Аның миссиясе заманга карап үзгәрәме?

- Хәзерге заманда компьютерлар, информацион технологияләр киң таралуга һәм аларның күп кенә уңай сыйфатлары булуга карамастан, алар кешеләрне кешелек дөньясы туплаган, аның тарихи юлын күрсәткән кыйммәтләрдән, мәдәни байлыклардан бераз читләштерәләр, хәтта аералар да. Шуңа күрә музейлар кешеләрнең игътибарын шушы чын кыйммәт һәм байлыкларга юнәлтү, аларны саклау һәм үстерү кирәклеген искәртү чарасы булып торалар.

Музейлар халыкка үткән тарихны җиткерсәләр дә, алга карап эш итәләр. Киләчәккә ниндирәк планнар белән яши музей?

- Быел музеебыз оешуга 30 ел. Юбилей чараларына әзерләнеп йөргән мәлебез.«Шешмаойл» җитәкчесе Рөстәм Тәхаветдинов ярдәме белән музеебыз заллары яктырды, 70 тән артык лампа яңартылды. Тарих битләрен тагы да яктыртып, яңа сулыш өстәгәне өчен аңа тормыш яктылыгы теләп, зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. 

Музейны яңарту буенча да зур эш алып барабыз. Казан, Мәскәү, Калининград музейлары белән танышып кайттык. 2025 елга капиталь ремонт программасына керү буенча гаризабызны калдырдык. Бик өметләнеп көтәбез. 2024 елны матур тарих итеп язып калдырырга тырышабыз. «Кичәге көн бүген тарих, бүгенгесе иртәгә» дип көн дә сөйләү генә түгел, җыр итеп көйлибез. 

Югары уку йортлары, мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Музей ишекләрен яше дә,өлкәне дә бер уңайга ачып керә. Әби-онык, яки укучы һәм укытучы бергә килә икән, буыннар чылбыры барлыкка килә. Ә инде гаиләсе белән килеп, чәйләр эчеп, күңел ачып китә икән, безнең миссиябезнең бер максаты үтәлде дигән сүз. 

Менә шундый форматта эшебезне кызыклы чаралар белән тулыландырып алып барабыз. 

Райондагы нинди музейлар сезнең канат астында?

- Коллективыбызда бик укымышлы, профессионал кызларыбыз хезмәт куялар. Командабыз белән кулга-кул тотынып эшлибез. 

Безнең канат астындагы Мактама, Миңлебай, Түбән Абдул авылларындагы музейларыбызрайоныбызның горурлыгы. Урыннарда алар үз эшләрен яратып башкаралар. 

Билгеле, проблемалар да юк түгел. Ләкин башкарган якты эшләребез барлык куелган максатларга ирешергә һичшиксез ярдәм итәр дигән теләктә калам.

Форсаттан файдаланып, барлык музей хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмебез белән тәбрикитәсе килә. Илләр имин, дөньялар тыныч, эшләребез уңышлы булсын!

Белешмә: Газизуллин Айдар Нияз улы 1995 елда Әлмәт шәһәрендә туа. Әлмәт музыка көллиятен (2015), Казан дәүләт мәдәният институтын (2020) тәмамлый. 2024 елда магистр эшен яклый.

ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә (2018). ТР Рәисенең «Алгарыш» программасы буенча 2020 елда Хорватиядәстажировка уза. «Бәхетле Әлмәт» проектын оештыручы.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса