Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Халыкара балалары яклау көнендә 12 сәгатьлек музыкаль марафон оештырылачак

Халыкара балалары яклау көне уңаеннан Казанда 12 сәгатьлек "Бөтен дөнья - балаларга" музыкаль марафоны оештырыла.

Чара онлайн-форматта узачак. Бу турыда "Дарт Медиа" генераль директоры Дамир Барышев һәм "Агыйдел" иҗат берлеге директоры Инна Денисова хәбәр иттеләр.

Марафонның төп максаты - үзизаляция режимында өйдә калган, урамга чыга алмаган балалар өчен бәйрәм оештыру. 

Моннан тыш, марафон Казанда икенче хоспис төзү өчен Анжела Вавилова исемендәге фонд ярдәме белән үткәрелә.
Чара  дүрт яшьтән алып 14 яшькә кадәрле балалар өчен оештырыла.

Биредә «Джайв» төркеме, җырчы һәм мультиинструменталист Салават Табаев, композитор Эльмир Низамов, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов, Казан мультижанр җырчысы Гүзәл Саттарованың чыгышлары көтелә.

Иң кечкенә катнашучылар өчен көн дәвамында «Татармультфильм»студиясендә иҗат ителгән мультфильмнар күрсәтеләчәк.

Эфирда шулай ук танылган кешеләрнең видео котлаулары яңгыраячак.

"Бөтен дөнья - балаларга" онлайн-марафонының трансляциясе  10.00 сәгатьтә «Татар-информ» сайтында  башланып китәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса