Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Халык иҗаты үрнәкләре

Картиналар галереясында «Сюжетлар. Һәвәскәр һәм һөнәри сәнгать эстафетасы» күргәзмәсе ачылды.

Экспозиция ике бүлектән тора. Беренчесе һәвәскәр рәссамнар иҗаты турында сөйли, икенчесе һөнәри осталар эшчәнлеген чагылдыра.

Галереяның ике катында үзешчәннәрнең, Казан дәүләт мәдәният институты студентлары һәм укытучыларының эшләре урын алган. Соңгылары тамашачы хөкеменә дизайн сәнгатен тәкъдим иткән.

Күргәзмәдә Әлмәт иҗатчыларының 227 эше куелган. Алар арасында ниләр генә юк: күкрәккә тага торган бизәнү эшләнмәләре, беләзекләр, картиналар, киемнәр, курчаклар, бизәлгән савыт-саба – барысы да халык иҗатының ачык үрнәкләре.

Һөнәри рәссамнар күргәзмәсендә исә 59 эш урнаштырылган. Биредә тамашачы рәсем сәнгате дизайнын күрә ала. Араларында тукымага, агачка, керамикага ясалганнары да бар.

Студентларның эшләре буенча сәяхәтне укытучылары Александр Сергеев уздырды. Бу аңлашыла да, үз укучылары, аларның иҗаты турында аннан да оста сөйләүче юк.

Сәнгать сөючеләрнең үзенчәлекле күргәзмәне барып күрү мөмкинлеге әле бар. Ул 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Гөлназ Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса