Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Быелгы Сабан туен үткәрү мәсьәләсенә ачыклык керттеләр

Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә быел җәй башында үткәрү планлаштырылган халыкара һәм төбәкара Сабантуй бәйрәмнәре үткәрелмичә башка вакытка күчереләчәк.

Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев хәбәр иткән.

Милли шура рәисе искәртеп үткәнчә, төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге Сабан туйлары үткәрүне эпидемиологик хәлдән чыгып, һәр төбәк яки татар оешмасы үзе хәл итә.

Татарстанда Сабан туйларын үткәрү мәсьәләсе буенча «Әлегә бәйрәмнәрне күчерү яисә күчермәү турында карар кабул ителмәде», - дип җавап биргән Васил Шәйхразиев.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса