Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Казанда «Венера Ганиева Сандугачы»исеме астында халыкара конкурс узачак

Казанда беренче тапкыр «Венера Ганиева Сандугачы» исеме астында халыкара конкурс узачак.

Аны Россиянең халык артисткасы, профессор Венера Ганиева үткәрә.

Конкурста Россия һәм СНГ илләреннән генә түгел, Аурупа һәм Америкадан да катнашучылар булуы көтелә. Катнашу өчен төп шарт булып конкурсантларның Венера Ганиева репертуарыннан җырлар башкаруы тора. Бу татарча гына җырлау дигән сүз түгел әле, чөнки җырчы рус һәм итальян композиторларының да әсәрләрен башкара. Җиңүчегә төп бүләк - Мәдәният институтының бюджет бүлегендә бушлай уку.

Моннан тыш җиңүчеләр 1 мең доллар акча һәм чит илгә юллама белән дә бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса