Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Казанда “Созвездие-Йолдызлык” музыкаль эксперимент театры оештырылган

Мәгълүм булганча, 2012 елда фестиваль хәрәкәтенә Казаныбызның борынгы бинасы - сәүдәгәр Алафузов төзеткән театр бинасы тапшырылды (Гладилова, 49). Хәзерге вакытта бинада Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәме белән өлешчә төзекләндерү эшләре бара.


"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов белдергәнчә, яшьләрнең музыкаль эксперимент театры проекты Казанда беренче тапкыр оештырыла. Бу проектны тормышка ашыру фестивальнең төп максатларыннан саналган. "Безнең максат - мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге яшь талант һәм белгечләрнең Россиянең башка шәһәрләренә һәм чит илләргә китүен туктату. Театр ачып "фестиваль иҗади уку йорты - профессиональ сәхнә" оештыру. Безнең лауреатлар Мәскәүдә белемнәрен чарлап кабат Казанга кайтачак - бу иң мөһиме. Балаларны иҗади тормышка әзерлибез, чын сәнгатькә хезмәт итәрлек итеп үстерәбез. Ресторан һәм банкетларда гына җырлап йөрмиячәк алар. Минем хыялымча, безнең проект арт-парк булачак, монда республикабызның һәр талантлы баласы үз урынын табар дип ышанам", - ди Дмитрий Туманов.

"Созвездие-Йолдызлык" - профессиональ театр буларак уйланылган. Аның үз баш режиссеры да бар. Ул Россиянең төрле театрларында эшләгән, тәҗрибә туплаган Эдуард Сажин. Шунысын да игътибарга алырга кирәк, сәхнәдә нинди әсәрләр куелачагы коллектив рәвештә хәл ителәчәк. Режиссерлар коллегиясенә Дмитрий Туманов, актер Александр Фельдман һ.б. кергән.

Труппаны туплау башланган инде, анда "Калейдоскоп" яшьләр театры артистлары, ГИТИСта укучы һәм аны тәмамлаган республика яшьләре, "Йолдызлык" фестивале җиңүчеләре Михаил Урецкий, Андрей Фирсов, Анастасия Селиверстова, Ширин Әл-Әнси һ.б. кергән. Театрда март аенда куелачак Пушкин, Чехов әсәрләре буенча репертуар туплау эше дә башланган.

Яңа театрның киләчәге өметле күренә. "Созвездие-Йолдызлык" театры 22-26 февраль көннәрендә Төмәндә узачак Халыкара "Театральная революция" яшьләр фестиваленә чакыру алган.

"Созвездие-Йолдызлык" театрының беренче спектакле 25 февраль көнне узачак. Яшь артистларның хәйрия спектаклен балалар йортларында тәрбияләнүчеләр һәм Казан шәһәренең Киров районы мәктәпләрендә белем алучы балалар тамаша кылачак. Тәүге спектакль Михаил Бартеневның «Про Ивана-дурака и золото, которое руки жжет» әсәренә нигезләнеп куелган.

"Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250