Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Казан кызы татарча җырлап “Голос”та Билан командасына узды

Казаннан Диләрә Ваһапова - "Мураками" төркеме җырчысы - "Голос" тапшыруында чираттагы турга узды.

Кыз Дима Биланны үзенә "каратты". Леонид Агутин һәм Дима Билан кызның татарча җырлавын югары бәяләде. Агутин татар теленең үзенчәлекле булуын билгеләде, ә Билан Татарстанга әбисе янына кунакка кайткач, бик күп татарча җырлар тыңлавын, аеруча татарча "Ламбада"ны үз итүен әйтте. Диләрә үзе татарча бик үк яхшы белмәвенә басым ясап, татарлардан гафу үтенде.
P.S. Моңа кадәр Диләрә 2004 елда "Народный артист2" телевизион проектында катнашкан булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса