Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Казан кызы «Голос. Дети»га татар җыры белән үтте

Саида Мөхәммәтҗанова "Су буйлап" халык җырын башкарып, проектның чираттагы турына үтте.

Саида җырны башлау белән, Пелагея белән Дима Билан кызыл төймәләргә басты. Татар читекләре кигән, озын толымлы 13 яшьлек кызчыкны алар бер тында күзәтте. Җыр тәмамлану белән, Пелагея: "Ну это вообще восхитительно", - диде һәм басып алкышлады.

- Татарстанда күпмедер яшәгәнгә күрә мин кемнең күңеле турында сүз барганын яхшы аңлыйм, - диде Билан. - Бала кешенең шушы кадәр җырлавы минем өчен тамаша.

Пелагея Саидага рәхмәтен белдереп: "Техник яктан җыр бик катлаулы булды. Искиткеч, минем сүзем юк. Сокланам! Миңа кил!" - дип кызны үз командасына чакырды.

Саида наставникларның һәммәсен дә хөрмәт итүен әйтеп, Пелагеяны сайлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса