Казан кызы Даяна Кириллова «Евровидение» балалар конкурсында дүртенче булды
Киевта «Евровидение» балалар конкурсының финалы узды.
Аны туры эфирда «Карусель» телеканалы күрсәтте. Биредә 12 илдән килгән яшь талантлар үз осталыкларын күрсәттеләр.
Җиңүчене тавыш бирү юлы белән сайладылар. Нәтиҗәдә беренче урын Мальтадан Гайе Гаучига тәтеде. Икенче, өченче урыннарны Украина һәм Белоруссия талантлары бүлеште. Россияне әлеге конкурста 11 яшьлек Казан кызы Даяна Кириллова тәкъдим итте. 12 нче номер астында чыгыш ясаган казанлы әлеге конкурста дүртенче урынга лаек булды. Кыз конкурс өчен махсус язылган "Хыяллан" («Мечтай») җырын башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа