Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Картиналар галереясының “АРТ-кунакханә”сендә музыкаль кичә узды

Әлмәт шәһәре Картиналар галереясының "АРТ-кунакханә"сендә сәнгать сөючеләр кабат очрашты.

Бу юлы аларны бирегә "Бер җыр тарихы. Романс" дигән музыкаль кичә чакырып китерде. Музыка сөючеләр арасында иң дәрәҗәле жанр - романслар. Урта гасырларда ук барлыкка килүенә карамастан, романс белән кызыксыну 19 нчы гасырда аеруча арта. Бүген дә ул "мәртәбәле жанр" абруен югалтмаган. "АРТ-кунакханә"дә 1 нче музыка мәктәбе һәм музыка көллияте студентлары башкаруында рус композиторларының әсәрләре яңгырады. Яңа сезондагы чираттагы кичә исә 12 декабрьгә билгеләнгән. Ул Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә багышланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250