Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Кариев театры гастрольләр белән Әлмәткә килә

Театр сөючеләрне исемле ел сөендерүен дәвам итә. Бу атнада Әлмәт театры үзендә кунаклар кабул итәчәк – Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 3 спектаклен безнең хозурга тәкъдим итә. Кариевлыларның бу Әлмәттәге беренче гастрольләре, димәк, имтихан җитди булачак!

Гастрольләр 3 мартта Гаяз Исхакый әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Кәҗүл читек» спектакле белән ачыла. Афишада шулай ук «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте», Владимир Гуркин пьесасы буенча куелган «Мәхәббәт күгәрченнәре» спектакльләре дә бар.

- Әлмәт театрында гастрольләрнең «Кәҗүл читек» спектакле белән ачылуы юкка түгел. Гаяз Исхакый милләтебез өчен якын автор. Әлмәттә милләтпәрвәр халык яши. Спектакль дини темага багышланган, шуңа аны гаилә белән дә карарга мөмкин, - дип уртаклашты театрның баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов.

«Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектакле экспериментларга бай булуы белән аерылып тора. Монда күләгә театры да, цирк алымнары, оригиналь пластика, биюләр дә куелган.

- Спектакль көчле Ауропа прозаигы Кейт Ди Камилло әсәре буенча куелган. Яңа эксперименталь куелыш әлмәтлеләргә хуш килер дип өметләнәбез, - ди баш режиссер.

Аның югары дәрәҗәләргә ия булуы ук ымсындырып тора: 2018 елда «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә ул «Тантана» театр премиясенә, «Әкияти палитра» III төбәкара милли театрлар фестивалендә беренчелеккә лаек булган.

4 мартта әлмәтлеләргә «Любовь и голуби» легендар фильмының театральләштерелгән вариантын күрү бәхете дә тәтиячәк. Өлкәннәр өчен кунаклар әнә шундый мавыктыргыч, җиңел, маҗаралы спектакль алып килә. «Мәхәббәт күгәрченнәре» рус классигы Владимир Гуркинның «Любовь и голуби» пьсасы буенча куелган. Тәрҗемәсе дә оста ясалган, хәтта исемнәр дә татарчалаштырылган. Василий Кузякин – Васил Хуҗин, Надя – Надия, Раиса Захаровна – Рәйсә Идрисовна, баба Шура – Хәмдия, дядя Митя – Хәйретдин. Спектакль өч бала тәрбияләүче гаиләнең бер бозык хатын аркасында таркала язуы, акыллы хатынның үз гаиләсен саклап калуы турында.

Әлмәт театры тәрбияләгән тамашачы белән Кариевлылар очрашуы күңелле дә, эчтәлекле дә булырга охшап тора.

Ренат Әюпов, Кариев театрының баш режиссеры:

- Әлмәт театры бинасында уйнау безнең өчен бик кызык, чөнки ул театр безнең кебек экспериментлар ярата. Без данлыклы Әлмәт театрының олпат артистлары белән аралашу өчен дә барабыз. Әлеге күрешү яшь театр белән тәҗрибәле, зур тарихлы театрның очрашуы кебек булачак. Камил Вәлиев, Луиза Солтанова, Роза Салихова,  Минхановлар династиясе, Рафик Таһиров, Гөлнара Кашипова, Наилә Нәҗипова, Мәдинә Гайнуллина һәм андагы яшь артистлар белән аралашу теләгебез зур.

  •  Күгәрченнәр асраучы Васил хатыны һәм өч баласы белән авылда тыныч кына гомер кичерә. Көннәрдән бер көнне аны юллама белән санаторийга озаталар. Биредә ул үзе эшләгән Леспромхозның кадрлар бүлеге хезмәткәре Рәйсә Идрисовна белән таныша. Аралашу җитди төс алып, бу икәү кушыла. Нәтиҗәдә Васил санаторийдан Рәйсә янына кайта. Соңрак хатасын аңлап алган Васил фатирдан чыгып китә. Әмма өйдә аны кочак җәеп каршы алмыйлар, бигрәк тә балалары...
  • Авыл мулласы кече улына гаеткә читекләр алып кайтырга вәгъдә итә. Әмма алар аңа зур булып чыга. Гаяз Исхакый әсәре малайны көлкегә калдыру белән тәмамланса, Ренат Әюповта ул үзеннән көлүләрен төшендә күрә һәм акылына килеп уяна.

 

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса