Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Камал театрының «Көтәм сине…» спектаклен онлайн күрсәтәләр

Спектакль 18.00 сәгатьтә башлана.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Камал театрының Туфан Миңнуллинның якты истәлегенә багышланган «Көтәм сине…» спектаклен онлайн күрсәтә.

Авторлар спектакльнең жанрын мелодраматик уйланулар дип биргән. Спектакльдә театрның яшь актерлары – Эмиль Талипов, Ләйсән Фәйзуллина, Ришат Әхмәдуллин, Артур Шәйдуллин һәм башкалар катнаша.

  • «Көтәм сине...» спектаклендә вакыйгалар шәһәр хастаханәсендә бара. Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев бала көтүче берничә пар үрнәгендә безнең җәмгыятьтәге бозыклык һәм гаделлек үрнәкләрен ачып бирә; “нәселебезне, халкыбызны, кешелекне дәвам итү хокукына ия булыр өчен кулыбыздан килгәнне эшләдекме без?” дигән сорауга җавап эзли.

Спектакль 18.00 сәгатьтә башлана. Спектакльне онлайн күрсәтү өчен сылтама - https://tatar-inform.tatar/internet-tv/366/

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса