Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Камал театры Әлмәткә килә

Пьесалары заманныкы, темалары - мәңгелек. Галиәсгар Камал театрының Әлмәткә алып киләчәк спектакльләре турында шулай диләр.

Февральдә академия театры әлмәтлеләргә Илгиз Зәйниевнең "Бабайлар чуагы" дигән лирик һәм Зөлфәт Хәкимнең "Искән җилләр көенә" дип исемләнгән романтик комедияләрен күрсәтәчәк. Әлмәттә Мәдәният һәм сәнгать елын "татарның бренды" бәясен алган труппа ачып җибәрә.

Нефтьчеләр каласына гастрольләре алдыннан Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин, Татарстанның атказанган артисты Венера Шакирова һәм Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов килеп китте. Журналистлар белән очрашуда нигездә татар театры, аның бүгенгесе, киләчәге һәм тамашачы турында сүз барды.

Камалларның соңгы гастрольләренә 7 ел узган икән. Әлмәтлеләр аларны зарыгып көтә. "Без дә сагынып киләбез", - ди Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.

- Әлмәт - яраткан шәһәрләремнең берсе. Укуны тәмамлаганда ук курсташлар белән: "Камалга алмасалар, Әлмәткә китәбез", - дип сүз дә куешкан идек. Чөнки биредә һәрвакыт көчле труппа эшләде. Әлмәт театры традицияләре, иҗади югарылыгы һәм экспериментларга йөз тотуы белән аерылып торды, бүген дә шул юлдан бара, - ди әлмәтлеләргә актер буларак кына түгел, безнең театрда күп спектакльләр сәхнәләштергән режиссер буларак та таныш Илдар Хәйруллин.- Камал театры илленче еллардан алып биредә ел саен була иде. Мин үзем театрга аяк баскан 1970 елдан алып Әлмәткә гастрольләргә киләм. Тамашачы безне һәрдаим җылы кабул итте.

Аның фикеренчә, тамашачы үз таләпләренә җавап биргән спектакльне ярата. Театр шуны тоеп эшли дә. "Ләкин без әлеге таләпләрдән бер адым алда барырга тиеш", - ди ул.

- Теге вакытлардагы тамашачы белән бүгенгесе арасында аерма сизелә. Тел югалып бара. Элек фойеда тамашачы үзара татарча сөйләшә иде. Ә хәзер русча... Бүген шулай, ә тагын егерме елдан ничек булыр? - дип борчылуын белдерде танылган актер.

  • Бүген театрга йөрүче тамашачыларның 90 процентын өч төркемгә бүләргә була, - дип сүзгә кушылды Нияз Игъламов. - Беренчесе - кияүгә чыкмаган кызлар, икенче төркем - иреннән аерылган хатыннар, өченчеләре тол калган өлкән ханымнар. Калган ун процент - яшьләр, егетләр, парлап йөрүче гаиләләр өлешенә туры килә.

Камал театрының әдәби бүлек мөдире шаяртуында дөреслек тә бар.

  • Аеруча районнарга гастрольләр барышында шуны күзәтәм: театрга интеллигентлар йөрми. Телне, сәнгатьне, мәдәниятне һәм милләтне саклауда уртак эшчәнлек юк дигән сүз бит бу. - Әлмәт театры әдәби бүлек мөдире Әнисә Таһированың фикере шундый. - Авылда 30 укытучы була, шуларның спектакль карарга күп булса икесе килә. Чынлыкта бит алар үзләре генә түгел, укучыларын да алып килергә тиеш.

Очрашуда катнашучылар фикеренчә, ватанпәрвәрләр нигездә милләт исеменнән эш йөртә, тик үз җилкәләренә җаваплылык алырга ашыкмый.

Фикер юк, эчтәлек - сай

Театр - тормыш көзгесе. Шуңа күрә әлеге сәнгатьнең миллилеге дә тормышта булганны тасвирлау белән бәйле. Танылган шәхесләрнең әлеге мәсьәләгә карашлары шундый.

Илдар Хәйруллин:

- Миңа калса, татар театры милләт рухын сакларга тиеш. Күбрәк үзебезнең драматургиягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Иң авыр чакларда, "милләт" сүзе чыкмасын дип трибунадан кычкырган чорда татар рухын саклаган бердәнбер чыганак - татар театры эшләде. Хәзер драматургия сай дияргә яратабыз инде. Ләкин Станиславский китапларыннан, истәлекләрдән укып беләбез: элек тә әйбәт пьесалар юк дип зарланганнар. Шул ук вакытта бүген тел өстендә торган Чеховлар чыккан.

Нияз Игъламов:

- Тарихка күз салыйк. 50-70 нче елларда өч театр бар иде. Хәзер унбер профессиональ татар театры эшли. Пьесалар җитми. Театрлар гастрольләргә, фестивальләргә күп йөри. Шуңа күрә аларның һәммәсенә сыйфатлы, яхшы, кабатланмас материал кирәк. Беренчедән, канәгатьсезлек шуннан чыга. Икенчедән, хәзерге көндә дөнья проблемаларга кытлык кичерми. Ләкин бигрәк тә татар драматурглары аларга "алсу күзлек"тән карый. Драматурглар комедия, мелодрама яза, бик сирәк кенә каләмнәреннән тарихи трагедияләр "төшә". Ләкин көн кадагына туры килгән драмалар юк диярлек. "Халык йөрмәячәк," - дип акланалар. Ә спектакльнең уңышы әсәрдәге фикергә һәм режиссер куелышына бәйле.

Илдар Хәйруллин:

- Түкми-чәчми тотсаң, Таҗи Гыйззәт, Кәрим Тинчурин, Аяз Гыйләҗев, Хәй Вахит, Туфан Миңнуллин кебек драматургларның әсәрләре белән татар театрын тагын йөз ел яшәтерлек көчебез бар әле.

Венера Шакирова:

- Яшь драматург Илгиз Зәйнинең "Бабайлар чуагы" спектаклен, мисал өчен, башкала тамашачысы яратып кабул итте. Анда уйланырга җирлек бар. Кеше олыгайса да, өмет белән яшәргә тиеш дигән фикерне алга сөрә автор. Кызыгы шул: олылар могҗиза көтә, ә яшьләрдә өмет юк. Мәхәббәт белән очрашып кына аларда өмет туа. Спектакльдә тамашачылар яраткан өлкән буын артистлар уйный: Наилә Гәрәева, Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Ирек Баһманов, Наил Дунаев...

Сүз уңаенда, әлмәтлеләр Камал театрында ят түгел. Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов (!), яшьләр арасында рольле актрисаларның берсе - Ләйсән Фәйзуллина (Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллина кызы) Әлмәтнеке. Әйтүләренчә, Ләйсән Камал театрында төрле режиссерлар белән иң күп эшләгән актриса икән. Үзебезнекеләр белән генә түгел, Колумбия, Кытай, Франция, Испания режиссерлары да аның талантын таный. Өстәп, академия театрында биш, Әлмәттә бер спектакль сәхнәләштергән режиссер Лилия Әхмәтова да якташыбыз. Әлмәт театры сәхнәсендә уйналачак Зөлфәт Хәкимнең "Искән җилләр көенә" спектаклен дә ул сәхнәләштергән.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Алсу Хәйбриева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250