Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Кабан күле хәзинәләре» иң элек Казанда күрсәтелә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аның беренче тамашачылары арасында иде.

Күптән көтелгән фильмның эш версиясе аңа Мәскәүдә күрсәтелгән. «Кинода Казаныбызның бар матурлыгын беренче тапкыр күрдем, - дип кичерешләре белән уртаклашкан Р.Миңнеханов. - Киң колач белән төшерелгән бик матур, үзенә алып кереп китә торган кызыклы фильм. Яшь артистларыбыз Эльвира Ибраһимова һәм Байбулат Батуллиннарның «йолдызлар» арасында югалып калмауларына, искиткеч актерлык осталыкларына гаҗәпләндем». Әлеге маҗаралы фильм Казанда, Мәскәүдә һәм Владивостокта төшерелде. Анда геройларның Иван Грозный Казанны алган чакта Кабан күленә яшерелгән хан хәзинәләрен эзләүләре турында бәян ителә.
«Кабан күле хәзинәләре»нең 1000 тирәсе күчермәсен (белешмәләр өчен - Россиядә барлыгы 3000 зал) киң прокатка бу елның 1 маенда «Двадцатый Век Фокс» дөньякүләм әйдәп баручы компаниясенең Россия бүлекчәсе чыгара. Ә Татарстан Республикасында фильм дөнья премьерасыннан бер көнгә алдарак - 30 апрельдә үк күрсәтелә башлаячак, дип хәбәр итә "Яңа гасыр" телеканалы.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250