Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Иске Әлмәткә “Иске Әлмәт” кайта

Ки­лә­се ел­да шә­һә­ре­без­дә та­гын бер мә­дә­ни­ят уча­гы ишек­лә­рен ача­чак.

Бү­ген бай­так ел­лар буе буш тор­ган ра­йон Мә­дә­ни­ят йор­ты­на нефть­че­ләр ты­рыш­лы­гы бе­лән ка­пи­таль ре­монт яса­ла. Эш ба­ры­шы бе­лән без дә та­ныш­тык.

Ра­йон Мә­дә­ни­ят йор­ты шә­һәр­нең ис­ке өле­шен­дә ур­наш­кан. 2008 ел­ның гыйн­ва­рын­нан ул үзе­нең эш­чән­ле­ген "Нефть­че" Мә­дә­ни­ят са­ра­ен­да дә­вам ит­те. Шу­лай итеп Ис­ке Әл­мәт ке­ше­лә­ре­нә (би­ре­дә 14 мең­гә якын ке­ше яши) мә­дә­ни ча­ра­лар­га йө­рү ерак­лаш­ты. "Тат­нефть" ААҖ Әл­мәт­нең 60 һәм Та­тарс­тан неф­те­нең 70 ел­лык­ла­ры уңа­ен­нан бы­ел шак­тый объ­ект­лар тө­зе­де, ре­конст­рук­ци­я­лә­де. Ком­па­ния җи­тәк­че­ле­ге шә­һәр­нең ис­ке өле­шен­дә яшәү­че­ләр­нең үте­не­че бу­ен­ча ра­йон Мә­дә­ни­ят йор­ты би­на­сын да тор­гы­зыр­га ка­рар ит­те һәм ка­пи­таль ре­монт ку­ра­то­ры итеп "Ел­хов­нефть" нефть-газ чы­га­ру ида­рә­сен бил­ге­лә­де. Шу­ны­сын да ис­кәр­теп үтә­се ки­лә, бу "Ел­хов­нефть" ида­рә­се­нә йөк­лә­тел­гән бе­рен­че җит­ди объ­ект тү­гел. Ул мо­ңа ка­дәр дә шә­һәр­дә­ге со­ци­аль бил­ге­лә­неш­тә­ге күп ке­нә объ­ект­лар тө­зе­ле­ше һәм ре­конст­рук­ци­я­се ва­кы­тын­да баш­кар­ма за­каз­чы бу­лып үзен та­ныт­ты. Ком­со­мол пар­кы, шә­һәр кү­ле, шар­ла­вык­лы бу­а­лар­ның күп­че­лек өле­ше, Шев­чен­ко ура­мын­да­гы юл, күп ярус­лы һәм җир ас­ты ма­ши­на кую урын­на­ры, Га­га­рин ура­мы, Ту­кай прос­пек­ты, он­ко­ло­гия по­лик­ли­ни­ка­сы, 2, 16 нчы мәк­тәп­ләр - ел­хов­нефть­ле­ләр­нең хез­мә­те ку­ел­ган объ­ект­лар исем­ле­ген озак дә­вам итәр­гә бу­ла. Һәм ме­нә ра­йон Мә­дә­ни­ят йор­ты би­на­сы.

- "Тат­нефть" ААҖ җи­тәк­че­ле­ге без­гә бу би­на­ны ре­монт­лау һәм ти­еш­ле хәл­гә ки­те­рү, бил­ге­лә­не­ше бу­ен­ча эш­лә­теп җи­бә­рү бу­ры­чын куй­ды, - ди­де "Ел­хов­нефть" нефть-газ чы­га­ру ида­рә­се на­чаль­ни­гы­ның ка­пи­таль тө­зе­леш бу­ен­ча урын­ба­са­ры Ра­вил Гыйз­зә­тов. - Эш­кә сен­тябрь­нең икен­че яр­ты­сын­да ке­реш­тек. Төр­ле ва­ри­ант­лар­ны тик­шер­гән­нән соң сө­зәк тү­бә ясау фи­ке­ре­нә кил­дек. Тыш­кы як­та ярак­сыз хәл­гә кил­гән җы­лы­лык трас­са­сын, бу 200 метр ча­ма­сы, алыш­тыр­дык. Шу­лай ук ка­на­ли­за­ция ли­ни­я­сен ре­монт­ла­дык.

Ка­пи­таль ре­монт­ка про­ект­ны "Ст­ройп­ро­ект" яса­ган, ә ге­не­раль под­ряд­чы - "С­пецст­ро­йин­вест" җәм­гы­я­те. Би­ре­дә шу­лай ук суб­под­ряд­чы­лар да эш­ли. Ми­сал өчен, "По­лист­рим" ЖЧҖ вен­ти­ля­ция ясый. Би­на эчен­дә от­дел­ка эш­лә­ре бе­лән шө­гыль­лә­нә алу өчен но­ябрь­ башларында җы­лы би­рел­гән. Элек плас­тик­тан бул­ган өлеш­лә­ре­нең дә ярак­сыз хәл­гә ки­лүе сә­бәп­ле, тә­рә­зә­ләр­нең ба­ры­сын да алыш­ты­рыр­га ту­ры кил­гән.

Бе­рен­че кат­та­гы фо­йе­ны да өр-яңа­дан ясау план­лаш­ты­ры­ла. Под­вал­дан да фай­да­ла­ныр­га ка­рар ител­гән. Хә­зер аны бал­чык­тан чис­тар­ту эш­лә­ре ба­ра.

- Бы­ел­га 28,5 мил­ли­он сум­лык эш баш­ка­ру ка­рал­ган иде. Бү­ген­гә 80 про­цен­ты үз­ләш­те­рел­де, - ди­де Ра­вил Гыйз­зә­тов. - Вен­ти­ля­ция, элект­рүт­кәр­геч­ләр, эч­ке от­дел­ка, фа­сад, тер­ри­то­ри­я­не тө­зек­лән­де­рү ке­бек эш­ләр ки­лә­се ел­да баш­ка­ры­ла­чак. Без бар­лык эш­ләр­не 2014 ел­да Нефть­че­ләр кө­не­нә тә­мам­лар­га ти­еш­без. Әле­гә эш­кә аяк ча­лу­чы проб­ле­ма­лар кү­зә­тел­ми.

Ра­йон Мә­дә­ни­ят йор­ты ди­рек­то­ры Чул­пан Га­зи­мо­ва план­на­ры бе­лән ур­так­лаш­ты. Бил­ге­ләп үтел­гән­чә, би­ре­дә спорт сек­ци­я­лә­ре эш­лә­я­чәк. Шу­лай ук рә­сем сән­га­те, кул эш­лә­ре, фольк­лор, җыр, хо­ре­ог­ра­фия сту­ди­я­лә­ре, ха­лык уен ко­рал­ла­ры ан­самб­ле һәм баш­ка­лар оеш­ты­ры­ла­чак.

- Ра­йон Мә­дә­ни­ят йор­ты­на йө­рү­че­ләр күп бу­лыр дип ыша­нам, - ди­де ди­рек­тор. - Ба­ла­лар­га да, өл­кән­нәр­гә дә әл­лә кая ба­рыр­га ту­ры кил­мә­я­чәк. Ба­ры­сы да янә­шәдә ге­нә. Ба­ла­лар да, би­ре­гә эш­тән соң ки­лү­че зур­лар да та­мак ял­гап алсын өчен бу­фет яса­ла­чак. Под­вал­да ни­гез­дә спорт зал­ла­ры бу­ла­чак.

Шә­һәр­дә яшәү­че­ләр ара­сын­да Мә­дә­ни­ят йор­ты­на исем би­рү бу­ен­ча бәй­ге дә оеш­ты­рыл­ган иде. 200 гә якын тәкъ­дим кер­гән. Күп­че­лек "Ис­ке Әл­мәт"­не тәкъ­дим ит­кән. Фи­кер­ләр ис­кә алы­нып, ра­йон Мә­дә­ни­ят йор­ты­на "Ис­ке Әл­мәт" исе­ме би­рер­гә ка­рар ител­гән. Ди­мәк, ки­лә­се ел­га Ис­ке Әл­мәт хал­кы буш ва­кыт­ла­рын ка­бат­тан фай­да­лы итеп уз­ды­ра баш­ла­я­чак. Ә би­ре­дә мо­ның өчен бар­ мөм­кин­лек­ләр ту­ды­ры­ла - ир­кен спорт, тре­на­жер һәм баш­ка бүл­мә­ләр, за­ман­ча уңай­лык­лар, кон­церт-спек­такль­ләр кую-ка­рау өчен 250 урын­га исәп­лән­гән та­ма­ша за­лы яса­ла. Ба­ры тик ак­тив­лык кы­на ки­рәк.

Ә хә­зер­гә "Ис­ке Әл­мәт"­тә эш кай­ный. Ка­пи­таль ре­монт ба­ры­шын "Ел­хов­нефть" ида­рә­се на­чаль­ни­гы Рөс­тәм Хә­ли­мов үз конт­ро­лен­дә то­та. Си­шәм­бе көн­не дә ул би­ре­дә бу­лып, эш ба­ры­шын үз кү­зләре аша ки­чер­де, фи­кер­лә­рен бел­дер­де, тәкъ­дим­нә­рен җит­кер­де.

Ири­на Апа­ча­е­ва

Ав­тор фо­то­ла­ры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250