Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Иркә шатлыгы белән уртаклаша

Концерт чараларыннан торган артист тормышын көн дә бәйрәмгә тиңләргә буладыр, мөгаен.

Ул гына түгел, эстрада йолдызларыбызның шәхси тормышында да һәрвакыт күркәм бәйрәмнәр, матур чаралар булып тора. Шулай күптән түгел генә Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган Иркә тормышында да кичә истәлекле көн булган – олы кызы Айсылуга 16 яшь тулган! Шушы уңайдан әнисе үзенең Инстаграм челтәрендәге аккаунтында кызына матур теләкләрен җиткереп, котлау сүзләре урнаштырган.

«Киңәшчем дә, сердәшчем дә, дустым да син миңа. Синең белән арабыздагы җылы мөнәсәбәтне беркем дә өзә алмас», – дип яза ул кызы белән төшкән матур фотосы астында.

Айсылуны үткән туган көне белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, бәхетле якты киләчәк телибез!

 

Автор: А.Галимова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса