Әлмәт таңнары

Илгиз Зәйниев: “Кеше сөйләгәнне тыңлап йөрергә яратам”

Әлмәт татар драма театрында яңадан премьера - Нәкый Исәнбәтнең "Һиҗрәт" пьесасы буенча әзерләнгән "Качаклар" спектаклен драматург, Камал театры режиссеры Илгиз Зәйниев сәхнәләштерде. Премьера әзерләнгән арада татарның күренекле улы булган Зәйниев белән очрашып сөйләшү мөмкинлегеннән без дә файдаланмый калмадык.

Әйбәт драматург булып туарга кирәк

- Илгиз Зәйниевне әлегә кадәр күпчелек әлмәтлеләр ишетеп, кайберләре безнең сәхнәдә куелган спектакльләрен карап яки пьесаларын укып кына белә иде. Илгиз - драматург, Илгиз - режисер, Илгиз - актер булудан тыш, Илгиз авыл малае да ич әле ул. Бүген татарның талантлы сәхнәпәрвәре булган егетнең тәүге адымнары да шунда башланган дип беләм...

- Мин кечкенәдән үк әкиятләр, хикәяләр яза идем. Үсә төшкәч шигырьләр язып маташтым. Шуннан проза, аннан драматургиягә килеп кердем. Без мәктәптә спектакльләр куя идек. Бервакыт үзебез турында язып үзебез куярга дигән хыял туды. Эшләп карадым һәм китте инде шуннан.

- Ә укырга артистлыкка кергәнсез...

- Анысы да күңелгә якын булып киткән драматургияне яхшырак аңлар өчен кирәк булды. Татар драматургларының бөтенесе дә диярлек үзләре артист булган бит. Шул ук Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш театрда эшләгән, Нәкый ага Исәнбәт тә театрда уйнаган, Туфан абый Миңнуллин да, Данил Салихов та актерлык бүлеген бетергәннәр. Мин дә моннан читтә калмадым. Пьесаны язганда ук моны уйнап буламы-юкмы икәнен аңлау мөһим. Шул сәбәпле театрга килдем. Мин, әлбәттә, режессурага дип килгән идем, ләкин яшем җитмәде. Фәрит абый Бикчәнтәев актерлыкка барырга киңәш итте. Шуннан соң гына режиссерлык бүлегендә укыдым.

- Артистлыкка укып кына режиссер, режиссерлыкка укып кына драматург булып булмый дип үзегез әйткән идегез. Бүген татарга бик кирәкле драматургларны кечкенәдән тәрбияләү, үстерү өчен нинди эшләр башкарырга кирәк, сезнеңчә?

- Аны белү өчен эшләп карарга кирәктер, бәлки. Тик шунысын кистереп әйтә алам: иҗат кешесе итеп тәрбияләү өчен мәҗбүриләргә ярамый. Бала бит әле кечкенә вакытта үзе дә ни теләгәнен белми. Баланы әйбәт скрипач итәм дип тырышырсың, ул бәлки әйбәт скрипач та булыр, тик бәхетсез кеше булырга мөмкин. Бәлки аңардан, мисал өчен, бәхетле тракторчы чыгар иде?! Без укыган вакытта әйтә килделәр - бу һөнәргә өйрәтеп булмый, өйрәнеп кенә була. Гомумән, иҗади профессиядә бары тик зәвык кына тәрбияләргә була, шуннан чыгып ул үзе хәл итәргә тиеш. Билгеле, башкаларны кабатламас өчен бик күп укырга кирәк. Темалар күп түгел, дистәдән артык кына, тик аның сюжет һәм форма уйнату вариацияләре бихисап. Ноталар да җидәү генә ич, тик композиторлар аңа карап язмый тормый...

- Берничә ел элек безнең Әлмәт театрында "Туфан мәктәбе" эшләп, балаларны театрга ияләштерү сәясәтенә башлангыч салынган иде. Тик ничек кенә тырышсаң да андый башлангычлар иртәме-соңмы акчага килеп төртелә. Ул проблеманы ничек хәл итеп була?

- Миңа калса, иҗат профессиясенең престижы булырга, бала аның "текәлеген" күрергә тиеш. Кем генә кечкенә вакыттан ук матур тормыш хакында хыялланмый? Бәлки бүгенге яшьләрнең дә татар артисты түгел, Голливуд артисты кебек буласы киләдер. Сәхнә кешесенең югары булмаган хезмәт хакы ягында сүзләр йөри бит. Шуңа да педагогик эшчәнлек нәтиҗәсендә күреп беләм - елдан-ел татар курсларына килүче балалар саны кими, шунлыктан күпме килә, шул чаклы алабыз диярлек дәрәҗәдә хәтта. Ә менә эстрада бүлегендә укучылар бихисап. Һәрберсе текә җырчы булырмын дип хыяллана чөнки. Анда меңләгәне укып чыга, бер-икесе җырлап йөри. Аннары тагын бер нәрсә бар - безнең сәнгать өлкәсендә, гадәттә, авылдан чыкканнар хезмәт куя. Чөнки авыл баласы хыялына ияреп булса да сәнгатькә килеп җитә, ә шәһәрдә үскәннәр престижлы һөнәр сайлый. Мәдәният һәм сәнгать кызыктырырлык булса, каланыкылар да килер һәм культура да каланыкы булыр иде. Дөрес аңлагыз, мин үзем авылныкы, шуңа белеп сөйлим. Авылда эшләп үскән баланың тәне каткан, сыгылмалы түгел, актерлыкка укырга кергәннән соң да сәхнәнең бер башыннан икенчесенә матур итеп йөрергә өйрәнү өчен генә дә ике-өч ел укырга кирәк. Ә шәһәр баласының мөмкинлекләре киңрәк, ул музыка мәктәбендә дә укый, хореографиягә дә йөреп үсә, физик хезмәт тә тәнен катырмаган була.

Кеше сөйләгәнне тыңлап йөрим

- Драма әсәре ничек туа?

- Төрлечә булырга мөмкин. Кайчак башта исеме туа, аннары шуңа бәйле рәвештә сюжет. Кечкенә генә эпизод яки анекдотка тиң вакыйга күреп алырга мөмкинмен. Ни дә булса сөйләгәннәрен ишетеп, шуннан киңәеп пьесалык сюжет туа кайчак.

- Шулай да яшь кенә көе балалар да, яшьләр дә, олылар да бертигез дәрәҗәдә якын итәрдәй пьесаларны ничек шулай төшемле итеп яза аласыз?

- Минем бер яман гадәтем бар, кая булса да кеше сөйләгәнне тыңлап йөрергә яратам. Күзәтү, күрә белү артист, драматург, режиссер кеше өчен бик кирәк нәрсә ул. Шуңа да шпион кебек кая барсам да кеше сөйләшкәнне тыңлап йөрим. Кызык ул минем өчен. Ул гадәтем елдан-ел шултиклем шомарды ки, еш кына сүзнең уртасыннан ук ни турында барганын һәм ни белән тәмамланачагын аңлап алам.

- Димәк, җәмәгать урынында Зәйниев күренсә авызыңа су кап? Әгәр дә инде сәхнәдә үзеңне күрәсең килмәсә...

- Бәлки (көлә). Аннан килеп спектакль туганда да мин моны акча түләп кереп карап торыр идем микән дип уйлап язам. Җавабым тискәре булганда, туктаганым да бар.

- Заказ буенча язган әсәрләрегез дә бар дип беләм. Андыйны язу авырмы?

- "Бабайлар чуагы", "Амазонка", "Бөке"... Шактый инде санап китсәң. Авырмы-түгелме, эшләргә туры килә. Безне шулай өйрәттеләр дә - нинди генә эшкә алынсаң да, аңа дөньядагы иң яхшы нәрсә дип карый белергә, үзең кызыгын табып, гашыйк булып эшләргә кирәк. Дөрес, һәрвакытта да килеп чыкмаска мөмкин. Берзаман миңа зур урында эшләүче берәү үзе турында пьесага заказ биргән иде. Озак уйладым, интектем, һәм тәкъдимен кире кактым, баш тартуы авыр булды анысы, шулай да...

"Әлмәттә гомер буе эшләгәнмен төсле"

- Әлмәт театры белән танышлык кайчан һәм ничек башланды?

- Студент чакта ук Әлмәт театрын иң көчле театрларның берсе дип атыйлар иде. Ул бит инде уйнаудан ук та күренә. Биредә көчле труппа, дөрес сайланган репертуар. Бер сүз белән әйткәндә, заман белән бергә баралар. Фестивальләрдә катнашып, спектакльләр куеп, сыйфатлы баланста яшиләр. Башта биредә Нәфисә Исмәгыйлева "Балакаем"ны куйды. 10 нчы сыйныфта укыганда язылган "Бала" дигән повестьне беренче курста укыганда, пьеса иткән идем. Нәфисә соравы буенча аны бераз үзгәрттеләр. Шуннан соң Лилия Әхмәтова "Туган-тумача"ны сәхнәләштерде, аннары "Әрем исе", "Амазонка".

- Бу юлы үзегез режиссер буларак Нәкый Исәнбәтне сайлагансыз. Ни өчен?

- Мине Фәридә Багыйсовна, Ильяс Гәрәевич берничә ел чакырып йөрделәр. Аларның соравы һәм минем тәкъдим белән "Качаклар" спектакле туды. Нәкый Исәнбәтне сайлавым, беренчедән, театрга татар классикасы кирәк булу белән аңлатыла. Икенчедән, аны күптән куясы килеп йөрдем. Өченчедән, ул труппага ята, аны уйнарлык кешеләр бар биредә. Кызганычка каршы, темасы да көн кадагында.

- Сәхнәдә эшләү авыр булмадымы, Әлмәт артистлары сез теләгәнчә "әвәләнә" алдымы?

- Артист кая да артист ул. Миңа эш барышында иң кызык әйбер - ул эзләнү. Максат ахыр чиктә шәп спектакль чыгару булса да, бергәләп кызык итеп, тәмен табып эшли белү мөһимрәк. Конфликт сәхнәдә генә булырга тиеш дип уйлыйм. Аннары спектакль барып чыгарга яки чыкмаска мөмкин. Бер үк ата-ананың балалары төрле булган кебек, спектакльләр дә төрле туа, ләкин эш процессы рәхәт булырга тиеш.

- Әлмәт белән хезмәттәшлек алга таба да дәвам итәчәкме?

- Режиссер буларак театр җитәкчелеге белән уртак планнарыбыз бар. Әсәрен дә сайладык, труппага ята. Барысы да без уйлаганча килеп чыкса, киләсе сезонга бик өметләнеп торабыз.

- Әгәр дә Илгиз Зәйниев сәхнә кешесе булмаса, ул кайсы һөнәрне сайлар иде?

- ...Кая гына барсам да тиз ияләшә торган яхшы гадәтем бар. Менә бирегә килгәч тә, гомер буе шунда эшләгән төсле. Берничә көнгә Казанга ялга кайтып килгән идем, беркая да китмәгән төсле. Кайчандыр мин юрист, адвокат булырга хыялланган идем. Анысы да артистлыктан ерак китмәгән. Белмим, авылда да бик рәхәтләнеп яшәр идем. Тракторчы булам димәс идем, чөкни техника белән дуслыгым юк. Бәлки миннән берәр яхшы терлекче чыгар иде.

Үзе турында

- Пьесаларыгыз бер-берсенә охшамаган булса да, аларда бер уртаклык сизелә. Нинди генә әсәр булса да азагында аклык белән тәмамлануы бик куандыра, минемчә. Сез позитив кеше, бервакытта да ачулана да белмисез шикелле?

- Минем ярсыган, котырынган чакларым да була. Кайвакыт ап-ачык яткан хакыйкатьне күрә белмәсәләр, ничек инде кеше шуны да аңламаска мөмкин дип борчылам.

Реклама

- Холкыгызның ул ягы белән сез кемгә охшаган?

- Төгәл әйтә алмыйм. Ситуациягә карап әти дә, әни дә кызып китәргә мөмкин. Тик без гаиләдә әтидән куркабыз (көлә).

- Гаиләдәге төпчек Илгиз иркә малаймы?

- Туганнарым шулай ди, тик миңа алай тоелмый (көлә).

- Якыннарыгыз иҗатыгызны күзәтеп барамы, тәнкыйтьлиләрме?

- Спектакльләрне карыйлар. Ә инде критикага килгәндә, мин алар өчен беренче чиратта уллары һәм энеләре. Тормыш итптәшем өчен дә мин драматург түгел, гап-гади Илгиз. Авылга сирәк кайтабыз, барыбыз да бергәләп җыелышырга тырышабыз. Сагынышып күрешкәндә иҗат турында сөйләшеп утырабыз димәс идем.

- Ә гаиләгездә буш вакытларны ничек уздырасыз?

- Гадәттә, дусларыбыз белән очрашырга яратабыз. Композитор Эльмир Низамов, журналист Гүзәл Сәгыйтова белән йөрешәбез. Бергәләп җыелышуны гаиләбез традициясе дияр идем.

- Бер әңгәмәгездә сез кызыгызны яһүдиләр мәктәбендә укытыр идем дигән идегез. Ни өчен?

- Бүген безнең балаларга белем бирә торган системаны яһүдиләр уйлап тапкан бит, шуңа күрә.

Татар кино индустриясе булмастыр ул

- Агымдагы ел илебездә Кино елы дип игълан ителде. Татарның үз киносы була аламы һәм аның өчен нәрсә җитми?

- Кино елы дип игълан итү куркыныч нәрсә инде. Безнең Президентыбыз Гаилә елында аерылды, Кино елында киноны җирләп куймасалар ярый инде. Ә инде татар киносы дигәндә, бездә популяр кино була аладыр дип уйламыйм. Ул зур акчаларга бәйле. Татарда бары тик авторлык киносы булырга мөмкин. Аны кыйммәт булмаган кесә телефонына да төшерергә була һәм ул ачыш булырга мөмкин, чөнки авторлык киносына махсус эффектлар куллану таләп ителми. Телевизорда күрсәтелә торган сериаллар сәнгатьнең бер төредер бәлки, тик иң югарысы түгел. Россиядә әле аны тиз һәм сыйфатлы итеп төшерәләр, бездә әле җитлекмәделәр. Акча салынган әйбер акча китерергә тиеш бит, бары шул гына. Бездә конкуренция җитми дип уйлым.

- Шулай да татар киносында сезнең өлеш тә бар...

- "Бөркетләр"не, "Бибинур"ны татарчага тәрҗемә иттем. "Конец игры" дигән кыскаметражлы кинофильмның автордашы һәм режиссер ярдәмчесе идем. Киносценарийлар бәйгесендә катнашканым булды. Ләкин ул әсәр киштәдә тузан җыя. Андый бәйгеләрнең нәтиҗәсе кино булып туарга тиеш дип саныйм, ә бу очракта уздырдылар, бүләкләделәр һәм вәссәләм! Бу бары тик акча туздыру гына.

Зәвыклы тамашачы күрәсе килә

- Моннан аермалы буларак "Яңа татар пьесасы" нәтиҗәлерәк уза бугай?

- Әйе, ул проект татар драматургиясе өчен зур эш эшләде. 2003 елдан башлап чыгарылган татар пьесалары китап-альманахлары гына да никадәр хезмәт. Һәрхәлдә, драматургларга "менә миндә нинди пьеса бар" дип театрлар буйлап йөрисе түгел. Алдың, укыдың, теләсәң - куйдың.

- Киләчәк тамашачысын нинди итеп күрәсегез килә?

- Тамашачы да спектакльләр төсле төрле булырга тиеш. Аллһы Тәгалә кешеләрне шулай төрле итеп яраткач, шулай кирәктер. Безнең бер генә теләк - тамашачы, гомумән, булсын иде. Шулай да, залда зәвыклы тамашачыны күрәсе килә. Кайвакыт тулы залны күрәм дә аптырыйм - тамашадан соң үзеңне пычрак су белән коендыргандай хис итәсең, карарлык төше дә юк сыман, ә халык йөри. Әлбәттә, халык йөргәндә, аның тамашасы да булачак инде...

- Бу нәрсә белән аңлатыла соң, бәлки залны тутыру өчен халыкка җиңел әйбер, мәгънәсез комедияләр кирәктер?

- Алай ук дип әйтмәс идем. Нинди генә театр булса да үз труппасының профессиональ дәрәҗәсен саклар өчен дә бит сәхнәдә Шекспир кебекләр куелырга тиеш. Әлбәттә, андыйларга халык залны тутырып йөри дигән сүз түгел. Көчле кеше белән көрәшмәсә, көрәшче үсмиз. Спектакльне карамыйча, бөтен әйберне татарлык аша гына кабул итү ул наданлык. Беренче очракта кешенең сәләтенә, булдыклылыгына, кешелек өчен ни башкарганына бәя бирү зарур, аннары гына аның кайсы милләттән икәнен сорасаң да ярый. Татар дип кычкырып, татарны бөек итеп ясап булмый. Үз милләтең өчен генә эшләп тә булмый. Фикерем шулайрак.

- Ә киләчәк тамашасына килгәндә?

- Анысын әйтү, гомумән, кыен. Бүген замана шултиклем тиз йөгерә ки, шул ук кесә телефоннары гына да соңгы 5-10 елда ничекләр үзгәрде. Ни буласын күз алдына да китереп булмый. Хыялда исә... Элек дөнья әсәрләре Совет илендә яшәүче халыклар теленә тәрҗемә ителгән, бу инде халыкның русча белмәвенә күрә дә эшләнгәндер. Бүген инде татарчага тәрҗемә чыкканны көтеп тормыйча, аны русча укыйбыз, ә бездән соң килгән балалар инглиз теленнән русчага тәрҗемәне көтмичә, төп нөсхәдә укыячак. Хәзер үк инде Европада рәссам, хореограф һәм режиссер булып бер генә кеше эшли. Ул белемле, ул спектакльләр куя һәм аның әсәрләре бүтәнчә яңгырый. Миңа калса, безгә дә шундый таләпләр куелып, шундый кешеләр киләчәк. Элек спектакльдә кеше 5-6 сәгать утырса, бүген инде 2 сәгатькә дә көчкә түзә. Киләчәктә ул хәрәкәт театры булыр, минемчә.

Рәдифә НОГМАНОВА

Фото Илгиз Зәйниевнең шәхси архивыннан

"Качаклар"ны күрегез!

Болганчык еллар. Әле кичә генә кәнәфидә утырган җитәкче урамда теләнергә, сәхнәдә балкыган артист тамак өчен алдап кәсеп итәргә, ә кайчандыр берәүгә дә кирәкмәгән сәрхүш дәрәҗәгә ирешергә мөмкин. Кызыллардан качып, Колчак гаскәре артыннан Себергә һиҗрәт кылган Гайнетдин мулла юлда хатыннарын, кызын, хезмәтчесен, мал-мөлкәтен җуя һәм шул югалтулар аша рухи ачышка бара. Узган гасыр вакыйгаларын декорация итеп режиссер сәхнәгә бүгенге көн качакларын күтәрә. Заманча юмор, музыка аша чишелгән әлеге спектакль классик әсәрдә яңа темалар, мәгънәләр ача.

Спектакльнең рәссамы - Булат Ибраһимов, биюләрне сәхнәгә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова куйган. Муса Җәлил премиясе лауреаты, композитор Эльмир Низамов "Качаклар" өчен махсус көй язган. Бер сүз белән әйткәндә, исемнәре үк сөйли торган шәхесләр әзерләгән спектакльдә безнең сөекле артистларыбыз да һәрвакыттагыча югарыда калып, яңа яктан ачылыр дигән өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: