Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Идел-йорт» төбәкара фестивалендә Яңа Кәшер авылы мәдәният йорты халык театры Беренче дәрәҗә лауреат

Елдан-ел әлеге чараның географиясе киңәя бара.

Фестивальнең йомгаклау этабына яңа коллективлар өстәлә тора, элек катнашканнарының спектакльләре тагын да камилләшә. Арча, Актаныш, Азнакай, Кукмара, Мамадыш кебек районнарның халык театрларыннан башка «Идел-йорт»ның финалын күз алдына да китерү кыен.

Тамашачы һәвәскәр артистларның чыгышларын бик җылы кабул итә. Заллар - тулы. Әлбәттә, мондый фестивальне үткәрү өчен үзәктәрәк урнашкан мәйдан комачауламас иде. Әлегә Социалистик шәһәр микрорайоны белән Дәрвишләр бистәсендәге мәдәният сарайлары белән чикләнергә туры килә. Мәдәният-сәнгать базар шартларына яраклашып яшәргә мәҗбүр булганда шуңа риза булып торасың инде.

Фестивальнең йомгаклау этабында Татарстаннан гына түгел, Башкортстан Республикасы, Пермь крае һәм Владимир өлкәсеннән дә милләттәшләребез катнашуы сөендерә. Аннан гайре үзешчән коллективларның күпчелеге зәвыгы түбән заманның сәләтсез авторлар әсәрләренә түгел, җитди драматургиягә алынулары күңелле.

Инде нәтиҗәләргә килгәндә, Гран-прига быел, уналты коллективтан иң яхшысы дип табылып, Азнакай шәһәр-район мәдәният йорты халык театры лаек булды. Режиссер Гата Ялалов куелышында «Казан сөлгесе» (Кәрим Тинчурин) спектакле өчен алар автобус һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә чыгыш ясау хокукын алды.

Беренче дәрәҗә лауреат: Фәнәвил Галиев әсәре буенча куелган «Корт» спектакле өчен Әлмәт районы Яңа Кәшер авылы мәдәният йорты халык театры (режиссер Гөлнара Нигъмәтуллина).

Кукмара район мәдәният йорты халык театры һәм Арча район мәдәният йорты халык театры Икенче дәрәҗә лауреат булды.

"Матбугат ру"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250