Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Идел-йорт” фестивале: профессиональ сәхнәдә - үзешчәннәр

Халык театрларының XV төбәкара "Идел йорт" фестивале дәвам итә. Кичә Әлмәттә Норлат районының Бикүле авылы халык театры Наил Гаетбайның "Әстәгефирулла" комедиясен уйнады.

"Идел-форт" 2000 елдан башлап уздырыла. Үзешчән театр сәнгатен үстерү, әдәби репертураны зурайту, үзешчән артистларның башкару осталыгын, режиссерның эш дәрәҗәсен камилләштерү, халык театрлары спектакльләрен киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү, тәҗрибә алмашу мәйданы ул - "Идел-йорт". Быелгысы ил күләмендә игълан ителгән Әдәбият елына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлануы белән дә истәлекле.

Фестивальнең Әлмәт турында 5 районнан 6 халык театры катнаша. Безнең өчен XV фестиваль шунысы белән дә куанычлы: быел төбәк турында Яңа Кәшер һәм Нәдер авыллары халык театрлары катнаша. Хәер, бу фестиваль якташларыбыз өчен яңалык түгел. Узган ел Нәдер авылы халык театры әлеге фестивальнең 3 дәрәҗә дипломына лаек булды. Алдарак кәшерлеләр дә ике тапкыр шундый ук дәрәҗәгә ия булган иде. Иртәгә кичке сәг. 6да Нәдер авылы халык театры Владимир Гуркинның "Әйбәт кешеләр" моңсу комедиясен (реж. Татарстанның атказанган артисты Фикрәт Сибгатуллин) күрсәтә. 12 апрельдә көндезге 12 дә Яңа Кәшер һәвәскәрләре Фоат Садриевның "Безнең авыл кызлары" драмасын (реж. Татарстанның атказанган артисты Асия Харисова) уйный.

Фестивальнең координаторы Камил Саттаров сүзләренчә, 15 ел элек "Идел-йорт" фестивален 6 халык театр белән башлап җибәргәннәр. Ә бүген 120 ләп (аларның 85 татарныкы. Шулай ук рус, чуаш, мордва халык театрлары бар) халык театры эшли. Аларның яртысы фестивальнең актив катнашучылары. Ә гомумән, республикада 1689 үзешчән театр эшли. Бу 20 меңнән артык һәвәскәр артист иҗат белән мәшгуль дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса