Әлмәт таңнары

«Идел йорт» фестивале җиңүчеләре билгеле булды

Камал исемендәге татар дәүләт драма театрында XVI төбәкара театр коллективлары фестивален ябу тантанасы узды. Ул Казанда 6-24 ноябрь көннәрендә булган иде.

Фестивальнең җиңүчесе дип Кукмара район Мәдәният йорты коллективы танылды. Бу юлы кукмаралылар Туфан Миңнуллинның "Бәйләнчек" пьесасын сәхнәләштергән булган.

Реклама

Фестиваль ябылу белән үк чираттагысына старт бирелә. 2015 елда ул Әдәбият елы кысаларында узачак һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: