Әлмәт таңнары

Җиңүчеләр арасында әлмәтлеләр күп

ТРның авыл җирлекләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләрен һәм аларда эшләүчеләрне акчалата бүләкләү бәйгесенә йомгак ясалды, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.

Агымдагы елда бәйгегә учреждениеләр буенча 165, аерым хезмәткәрләр буенча 80 заявка кергән. Җиңүчеләр арасында әлмәтлеләр дә бар.

Менә алар: «Иң яхшы мәдәни-ял учреждениесе» номинациясендә Новоникольск авыл Мәдәният йорты;

«ТР авыл җирлегендә урнашкан иң яхшы музей» номинациясендә Ф. Кәрими исемендәге мемориаль музей;

Реклама

«ТР авыл җирлегендә урнашкан муниципаль мәдәният учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре» номинациясендә Елховой авылыннан Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге тарих музее мөдире Газизова Мәдинә Мисбах кызы һәм Рус Акташы авыл балалар китапханәсе мөдире Ларионова Валентина Николаевна.

Якташларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: