Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Х Халыкара мөселман киносы фестивале гран-приена "Путь Халимы" фильмы лаек булды

Кичә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында мөселман киносы фестивальнең ябылу тантанасы булып узды һәм җиңүчеләр игълан ителде.

"Иң яхшы кыска метражлы документаль фильм" номинациясенә 10 фильм дәгъва кылган. Бүләккә "Калифорнийские мусульмане" (режиссеры - Суфиан Берричи, Франция) төшерүчеләре лаек булды.

"Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм" номинациясендә "Афганистан 2014 - в деталях" җиңеп чыкты.

Жюри фикере буенча, "Иң яхшы анимацион фильм" номинациясендә "Зилантовые сказки" га тиңнәр табылмаган.

"Кыска метражлы уен фильмы" номинациясендә Чечня Республикасы данын яклаган "Февраль" картинасы ( режиссеры - Руслан Могамедов) җиңеп чыкты.

Ир-егетләр арасында иң яхшы роль башкаручы дип Даниил Шиһаповны ("Корбан-роман" фильмы, Татарстан) игълан иттеләр.

"Туфан Туфан инде" кыска метражлы документаль фильмы жюри бүләгенә лаек дип табылды.

Мөселман киносы юбилей фестиваленең гран-приена "Путь Халимы" (Хорватия) тулы метражлы уен фильмы лаек булды. Аны жюри рәисе - Төркмәнстан режиссеры Хоҗаколи Нарлиев тапшырды.

Фестивальнең конкурс программасына 22 илдән 50 фильм сайланып алынган иде. Ә сайлап алу этабында исә дөньяның 56 иленнән 500 дән артык фильм катнашты. Конкурс программасыннан тыш, фестивальдә берничә юнәлештә булган конкурстан тыш программалар да тәкъдим ителде. Тамашачылар 150 фильм карый алды. Оештыручылар сүзләренчә, Х Халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашкан картиналарны көн саен 3 меңләп кеше караган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса