Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гүзәлләрнең гүзәле

Әлмәттә иң матур студент кызны сайладылар. Шәһәрдә беренче тапкыр «Студентлар гүзәле» талант һәм матурлык бәйгесе узды.

Чараны Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап уздырдылар. 14 студент кыз Яшьләр үзәге сәхнәсендә берничә этапта ярышты: видео тәкъдир иттеләр, иҗади чыгыштан тыш, дефиле бәйгесендә дә үзләрен күрсәттеләр.

Биредә һәркем үзен чын модель итеп хис итә алды. Бәйгегә кызлар ныклап әзерләнгән: чәчләрен ясаган, образларын булдырган. Җиңү өчен көрәшкә чыккан югары һәм урта-махсус уку йортларында белем алучы кызлар тамашачыны да, жюрины да әсир итте. Күпләр матурлык бәйгесендә беренче тапкыр гына катнашты.

Җиңүчене билгеләү жюрига җиңел бирелмәде. «Студентлар гүзәле» исеменә нәтиҗәдә АГНИ студенты Динара Сафиуллина лаек дип табылды. Катнашучыларның барысына да дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйгене оештыручылар аны традицион итәргә җыена.

Фото:  Әлмәт районының балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса