Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гүзәл Уразова Мәскәүдә Витас белән җырлаячак, ә биюләрен "Тодес" куя

Мәскәүнең Дәүләт Кремль сараенда җырчының зур концерты "Globex promotion" оешмасы белән берлектә әзерләнә. Россиянең төп сәхнәсендә март азагында булачак проект өстендә 200гә якын кеше эшли, дип хәбәр итә Матбугат.ру.

Алла Духованың дөньякүләм билгеле “Тодес” бию төркеме махсус биюләр куя. Витас белән дуэт әзерләнә, Динә Гарипова, Согдиана белән белән дә дуэтлар булачак. “Казан” бию ансамбле һәм Дагыстаннан “Лезгинка” дәүләт ансамбле киләчәк. Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова һәм тагын бик күп артистлар көтелә. Сәхнә бизәлеше, махсус эффектлар, сценография өстендә танылган Мәскәү режиссерлары эшли.

“Без бу концертка 15 ел әзерләндек! Көтәбез сезне, дуслар!” – ди Гүзәл Уразова.

 

Фото: Инстаграм

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса