Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Голос" проекты җиңүчесе Эльмира Кәлимуллина иҗат юлын Әлмәттә башлаган

Беренче каналның «Голос» проекты татарстанлыларны битараф калдырмагандыр. Хезмәттәшләр, таныш-белешләр, туган-тумачалар бер-берсе белән очрашканда иң беренче чиратта хәл-әхвәлләрне сораштырсалар, аннары сүз шул бәйгегә күчә иде.

Ике татар кызының финалга чыгулары, әлбәттә, барыбыз өчен дә горурлык булды.

«Рухият» рухи яңарыш фонды тарафыннан үткәрелүче «Сандугач сайрар илем» төбәкара балалар иҗаты фестиваленең гала-концертларын даими карап баручылар бәлки Россиянең «көмеш тавышы» - Түбән Кама кызы Эльмира Кәлимуллинаны танып та алганнардыр. Экранда бу кыз пәйда булуга, 2003 елда Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә узган йомгаклау концерты, Эльмира башкаруындагы Вәсилә Фәттахованың «Туган як» җыры, җырчыга фестивальнең югары бүләге - Гран-при тапшырылуы искә төште. Ләкин шул Эльмирамы соң ул? Ярыйсы гына вакыт узган ич! Архивта сакланган бердәнбер фотосурәтнең артына язылмаган, Эльмирага охшаган да, охшамаган да кебек. «Хәзинә» һәм «Нефтяник Татарстана» газеталарындагы мәкаләләрдә 2003 елда Гран-при алган Эльмира Кәлимуллина телгә алынган, тик сурәте бирелмәгән. Үзебезнең «Татнефть» вакыты» телестудиясендә сакланган интервью белән җырны тыңлагач-күргәч, «көмеш тавыш»ның нәкъ шул Эльмира Кәлимуллина икәнлеге тулысынча ачыкланды.

Википедиядә моны раслаучы язма да пәйда булды: «Татнефть» ААҖ канаты астында үткәрелгән «Сандугач сайрар илем» бәйгесе Эльмира тормышына борылыш мизгеле буларак кереп калган. Ул әлеге бәйгедә Гран-при яулап, гала-концертта катнашу хокукы алган. Бу чорда Эльмираның музыка мәктәбендә укуы азагына якынлаша, шуңа күрә алга таба гомуми урта белем алыргамы яки тормышны музыка белән бәйләргәме дигән сорау туа. Эльмира Түбән Каманың музыка училищесына керергә җөрьәт итми һәм мәктәптә 11 сыйныфка кадәр укуны кулай күрә, ә вокал һәм фортепиано буенча шәхси дәресләр ала.

Мәктәпне тәмамлар алдыннан аңа Казан консерваториясенә кереп карарга киңәш итәләр, ике елдан соң кыз гомуми конкурс үтеп, консерваториянең вокал бүлегенә укырга алына. Бер үк вакытта Эльмира Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт службасы академиясенә читтән торып уку бүлегенә керә».

«Татнефть» вакыты»на биргән әңгәмәсендә Эльмира киләчәктә иҗатын дәвам итәргә җыенуы турында әйтә.

Наилә ГАНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250