Әлмәт таңнары

“Голос. Дети” проектында Фадеевны алыштыручының исеме билгеле

Күпләр яратып өлгергән "Голос. Дети"ның яңа сезонында Фадеев булмаячак.

Аны Леонид Агутин алыштырачак. Ул өч сезон дәвамында зурларның "Голос" проектында наставник булып чыгыш ясады.

Фадеевның тапшырудан баш тартуы көтелмәгән хәбәр була. Ул озак вакыт сәбәбен дә атамый. Әмма күптән түгел Фадеев социаль челтәргә видеомөрәҗәгать "элә". Анда ул киләчәккә планнары белән уртаклаша.

Реклама

- Минем проекттан китүемнең сәбәбе - балалар өчен яңа тамаша булдыру белән бәйле. Ул киләсе елга эфирга чыгычак, - ди продюсер.

Беренче канал Фадеевны Агутинга алыштыру уңаеннан комментарийлар әлегә бирми. Пелагея белән Биланның үз урыннарында калачагы мәгълүм инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: