Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гөлназ Шәрипҗанова: «Мин акчаны күбрәк тә эшлим әле...»

Популяр җырчы һәм яшь әни Гөлназ Шәрипҗанова Инстаграмда җиңел юл белән акча эшләргә тәкъдим ясаучылардан көлеп кызыклы пост урнаштырган.

Күп кенә танылган артистларга яисә язылучылар аудиториясе күп булган кешеләрнең комментарийлары арасында түбәндәге текстны еш очратырга мөмкин:

«А я вообще зарабатываю 20 тысяч рублей с маленьким ребёнком на руках, там вообще несложно если разобраться что к чему, сразу смартфон тебе дают» һ.б.

«Кемгә шундый комментлар язалар?» – дип сорый җырчы язылучыларыннан.

«Мин акчаны күбрәк тә эшлим әле, яшәремә җитә, хәтта радио һәм телевидениедә ротация өчен дә кала. Үзеңне рекламаларга кирәк бит инде, барысына да популяр артистлар кирәк», – ди Гөлназ мондый комментарийларга җавап итеп.

«Май – ул бөтенесе өчен ял ае кебек... Ял көннәре күп бит. Төркиягә дә очып булмады, Минтимерның загран паспорты юк. Барыбер диңгез җылынып бетмәгәндер әле», – дип тынычландыра үзен Гөлназ.

 

Автор: А.Галимова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм @gulnazshrp

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса