Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гөлназ Асаеваның Татарстанга акчасы җитмәгән

Бер дә ышанасы килми бит әле мондый хәлгә.

“Болгар радиосы” милли музыкаль премиясе, лаеклыларны барлап, җиденче тапкыр тапшырылды.
Тамаша барышында алып баручылар берничә мәртәбә, әлеге премиягә бары тик тамашачы мәхәббәтен яулаган, тамашачы сайлаган җырчылар гына ия була ала, дип ассызыклады. Җырчы Гөлназ Асаева быел милли премияне беренче тапкыр алды һәм ничек моңа ирешкәнен сөйләде.

“ТНВ" каналы хит-парадында “Китә кызлар” җыры белән беренче урын алдым һәм шуннан соң мине бирегә чакырдылар”, - дигән ул. Гөлназ киләчәккә планнары белән дә уртаклашты.

Сүз уңаеннан: бу елның көзеннән җырчы үз концертлары белән гастрольләргә чыгарга әзерләнгән иде. “Әйе, дөрестән дә, команда белән бераз гына аңлашылмаучанлык килеп чыкты һәм үзем генә эшләргә мәҗбүр булдым. Әле әзерләгән яңа программаны Башкортстанда гастрольләр белән башлап җибәрергә булдым, чөнки Татарстанга керергә акча җитмәс дип уйладым. Дөресен генә әйткәндә, мин гап-гади концерт белән генә чикләнергә теләмим, креативлык эзлим, булгач булгач, сыйфатлы булсын дидем”, - ди Асаева.

Фото: Инстаграм

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса