Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гөлнара Тимерҗанова гөнаһлы

Моннан байтак еллар элек «Йолдызлар яңгыры», «Мәхәббәт ялкыны», «Өйдә буран булмасын» җырлары белән йөрәкләрне яулаган Гөлнара Тимерҗанова бервакыт кинәт кенә юкка чыкты. Үз җырчысын табып өлгергән, аның дулкынына көйләнгән тамашачы ни уйларга да белмәде. Дөнья киңлекләре буенча таралган гайбәт сүзләр дә, төрле фикерләр дә тынычлыкны җуйды. Югалып торуы өстенә, Гөлнара гөнаһлы да булып чыкты. Ул үзе дә моны таный, яшерми. Җырчы кая югалып торган һәм ниләр белән мәшгуль булган? Әлмәттә очраклы рәвештә очрашкач, күңеле йомшарып киткән Гөлнара түкми-чәчми барын да ачып салды.

– Гөлнара, укучыларны кызыксындырган беренче сорауны чамалыйсыздыр: сез кая югалып тордыгыз?

– Бу хакта еш ишетергә туры килә. Югалып торуымның төп сәбәбе кечкенә кызым белән бәйле. 2014 елда гаиләбездә Айзифа исемле кызыбыз туды. Аны үстереп, балалар бакчасына биргәнчегә кадәр өйдә торырга булдым. Бала үстерү чоры болай да кыска, аны рәхәтләнеп чәбәкләп-чәбәкләп яратып, кочып үстермәгәч, ни кызыгы бар? Үз кызымны үзем тәрбияләп, әни назы биреп, иркәләп үстерим дип өйдә утырдым.

Ә хәзер яңа сулыш алып, озын тәнәфестән соң, кабат эшкә тотындык. Концертлар әзерләп, тамашачыларым белән очрашуларга әзерләнеп йөргән чак. Җиңел түгел, әлбәттә. Җырчылар күп, сәхнәгә яшьләр дә килә. Матурлар, үзенчәлеклеләр, моңлы җырлаучылар да бар. Концертларын аншлаг белән уздыручы артистлар да юк түгел. Бу күренешләр мине сөендерә, кешегә сайлау мөмкинлеге дә бар, димәк, сәнгать тә үсештә. Үземә килгәндә, кабат сәхнәгә чыгуымның этәргече – ул минем тамашачыларым. Алар мине күтәрмәсә, якын итмәсә, икеләнеп торыр идем. Бик күп хатлар язалар, инстаграм, башка социаль челтәрләр аша да сораулар юллыйлар: кая югалдыгыз, элеккеге Гөлнараны күрәсебез килә, безнең шәһәргә киләсезме һ.б. Боларның барысы да миңа канат куя, иҗат итәргә этәрә. Менә шундый мөнәсәбәт булганда ничек эшләмисең?! Җиң сызганып эшкә тотындык та, концертлар да әзерләдек.

– Үз юлыгызны кабат таба алуыгызга ышанасызмы? Артистларның күплеге куркытмыймы?

– 2000 елларда популярлашып килгәндә миңа Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Шәрифуллина шалтыратты: «Гөлнара сеңлем, әйдә безнең белән бергә концертка чыгып кайт әле», – ди. Ризалаштым. Чыгып киттек. Машинада барганда: «Нишләп син сольный концертларыңны эшләмисең, сеңлем?» дип сүз катты миңа ул. Мин гел аптырап киттем. «Ике генә җырым бар бит әле», – дидем кыенсынып. «Алай түгел ул, сеңлем, халыкка чыксаң, менә хәзер шушы ике җырың белән чыгасың һәм эшләп китәсең. Чыкмасаң, югалып каласың. Азат абыңны (Азат Хәлимов – Зөһрә Шәрифуллинаның тормыш иптәше, баянчы, музыкант) администратор итеп бирәм. Тәвәккәллә», – диде. Ул минем беренче этәргеч бирүчем булды. Бик рәхмәтлемен аңа. Беркөнне Зөһрә апа тагын шалтырата: «Кая югалдың, яшь бит әле син, ник зур сәхнәдә күренмисең», – ди. «Бераз гына кызымны үстергәч, кайтам, әле яңа җырлар өстендә эшлибез», – дип тынычландырдым аны. Менә шулай куәтләп торучылар булганда җырлыйсы гына килеп тора.

Артистларның ниндиләре генә юк бүген, атказанган, халык артистлары, яшь җырчылар... Шулай да курыкмадым, үзебезнең тамашачыбыз бар бит.

– Кабат зур сәхнәгә кайтуыгызны гаиләгез ничек кабул итте?

– Тыныч кабул итте. Алар минем җырсыз, сәхнәсез яши алмавымны белә. Иптәшем сәнгатькә якын кеше түгел, төзелеш өлкәсендә эшли. Минем сәхнәгә кире кайтуыма шат, үз киңәшләрен бирә, минем терәгем, таянычым ул.

– Гөлнара Тимерҗанова дигәч, колакта «Йолдызлар яңгыры» җыры чыңлый башлый. Ә хәзер хит булырлык җырларыгыз бармы?

– Мин соңгы араларда автор-башкаручы буларак чыгыш ясыйм. Җыр язуым күптәннән килә. 2000 елларда ук беренче җырым туды. Әмма ул чакта Гөлнара Тимерҗанова язган җыр дип игълан итми идем. Тамашачы ничек кабул итәр микән дип, аларның мөнәсәбәтен карадым. Язаргамы-юкмы дип тә уйландым. Халык матур гына кабул иткәч, хәзер яшермим. Күптән түгел өр-яңа җыр яздык. Илзира Вәлиуллина сүзләренә, көе минеке. «Ташланмагыз кочагына» дип атала. Клибы да бар. Зәңгәр күзле кешеләр турында күптән җыр язасым килә иде, теләгемне тормышка ашырдык.

Композитор, дустым, сабакташым Зөфәр Хәйретдинов көенә язылган бик күп җырлар башкарам. Таныш булган җырларымның берсе Ринат Мөслимов сүзләренә язылган «Өйдә буран булмасын», «Йөрәктәге берәү»не дә халык ярата. Калганнары әлегә сер булып калсын. Әлмәтлеләр белән дә җыр иҗат итәргә теләк юк түгел, киләчәктә бәлки булыр. Мин сүзләрнең мәгънәсенә карый торган җырчы. Җырларымны барласагыз, барысының да эчтәлеге бай. Бөек шәхес, арабыздан киткән шагыйрь Фәнис Яруллин белән элемтәдә идем. Аңа мөрәҗәгать итүем дә кызык мизгел булып хәтеремдә калды. 1990 елда Казанга килгәч, трамвайда барам. Бер ханымның журнал укып баруына күзем төште. Фәнис абый турындагы язма иде. Шулчакта «Эх, шушы шагыйрь белән танышып, җырлар язасы иде», дип уйлап куйдым. Миңа әле анда 15 кенә яшь, оялчан, тыйнак вакыт. Шулай да кыюлыгым бар иде. Язучылар берлегенә барып, Фәнис абыйның өй телефонын алырга батырчылык иттем. Шалтыраттым һәм шуннан танышып та киттек. Фәнис абый белән композитор, Глинка премиясе лауреаты Фәсил Әхмәтов миңа беренче җырымны яздылар. «Син минеке, бары минеке» дип атала ул. Анда минем музыка училищесында гына укып йөргән чагым. Бу җырны башкару өчен зур диапозон кирәк иде. Әкренләп тавышны үстергәч, башкардым мин аны. Консерваторияне тәмамлагач, Фәнис абый белән танышуга 10 ел тулган иде инде, Данис Хәйруллин исемле үзешчән композиторның кассетасы килеп эләкте кулыма. Аны миңа «берәр җыр табып, бәлки сайлап алырсың» дигән максат белән Рөстәм Сәрвәров бирде. Тыңлап чыктым һәм миңа бер җыр ошады, әмма сүзләре күңелемә ятмады. Ике дә уйламыйча Фәнис абыйга килдем. Көен тыңлаттым һәм сүзләр язуын сорадым. Ул «Мәхәббәт ялкыны» җырын иҗат итеп бирде. Бу җыр белән мин сәхнәдә беренче олы адымнарымны ясадым. Фәнис абый язып калдырган күп җырларны башкарам, алар аның рухына дога булып барып ирешсен иде.

– Автор буларак үзегезнең ничә җырыгыз бар?

– 25 ләп җыр яздым. «Икебез кабызган учак», «Бер хозурлык», «Улымның туена теләкләр», «Бәргәләнәм уңга-сулга», «Кадерлемә» һ.б. Яшьләр дә алып җырлый башлады. «Өметем өзмәдем» дигәнен Алинә белән Азат Кәримовлар башкара.

– Артистлар арасында чын дусларыгыз бармы?

– Артист белән артист арасында чын дуслык була ала микән ул? 2000 еллардагы популяр чакларымны анализлаганым бар. Беренче тормыш иптәшем белән яшәгәндә безгә бик күп артистлар килә иде. Иптәшем аларга клиплар төшерде. Дөньябызга күз тигерүләре бар, башка урынга чакырасыңмы әллә, ди идем. Сиземләвем булгандыр, 12 ел бергә торганнан соң, араларыбыз суынды, аерылыштык. Нәрсәдән моны сөйлим, көнчелек бар ул. Артист белән артист арасында бигрәк тә. Ак көнләшү, кара көнләшү, диләр. Мин моның белән килешмим, чөнки аларның икесе дә көнләшү. Бу хис – ул үз-үзеңне бетерү генә. Бары сокланырга кирәк. Бервакыт бер хәзрәт белән аралашып утырабыз. Дөнья, проблемалар, кешелек турында фикер алыштык һәм ул әйтте: «Әгәр дә барысы да дөрес яшәсә, дөньяда бер генә проблема да, талаш, сугышлар да булмас иде». Дөрес яши белмибез шул. Кешегә сабырлык җитми бүген.

– Тамашачы ник сезне сайларга тиеш дип саныйсыз? Концертларыгызда ни белән шаккатырырга исәплисез?

– Әллә нинди утлар уйнатып, төтен чыгарып, шоу ясарга җыенмыйбыз. Иң мөһиме, җырларыбызны халык күңеленә җиткерү, күңелләрен баету, ял иттерү. Төрле сүзләр ишетергә туры килә: акча да эшли алмыйсыздыр, кеше дә йөрмидер, диләр. Акча эшләү минем өчен икенче урында. Иҗат – беренче. Бизнес итеп карасам, акча беренче урында булыр иде. Шоу-бизнес дигәннәрен дә аңламыйм. Үзе шоу, үзе бизнес һәм иҗат – ничек була соң ул? Алар төрлесе төрле нәрсә. Иҗат бит ул гасырлардан килә, буыннарга калачак мирас. Шоу-бизнес исә бер көнлек. Мин үземне шоу-бизнеска кертмим. Ихлас күңелдән халыкка җырларымны ирештерәсем килә. Җыр белән яшим, җыр белән сүзләремне җиткерәм. Бер көнне бер хәзрәт сорый: «Һаман җырлап йөрисеңме соң? Җырлавыңны ташласаң да була инде», – ди. Дини күзлектән, җырлап йөрү гөнаһ, диләр бит. Гөнаһлыдыр инде мин.

 

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Фото шәхси архивтан

 

– Сәхнә сезнең өчен ул?

– Иҗат.

– Балачак хыялы?

– Җырчы булу.

– Тагын нинди талантка ия булырга теләр идегез?

– Укытучы.

– Тормыш девизы?

– Гел алга! Бер дә сүрелмәскә, башны имәскә!

– Мин беркайчан да...

– Хыянәт итмәячәкмен.

– Нәрсәдән куркасыз?

– Гөнаһтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса