Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Глинка конкурсы лауреаты Эльза Исламова җиңү серен татар хатын-кызының тырышлыгыннан күрә

Казанда Глинка исемендәге халыкара вокалистлар конкурсы тәмамланды.

Глинка исемендәге халыкара вокалистлар конкурсының икенче дәрәҗә лауреаты Эльза Исламова җиңү серен татар хатын-кызының тырышлыгы белән бәйләп аңлата. Кичә гала-концерт алдыннан ул журналистларның да котлауларын кабул итте һәм сорауларына җавап бирде.

Эльза Исламова үз шәһәреңдә җиңү катлаулырак дип саный. «Конкурс бик кыска вакытта әзерләнгәнгә күрә, безгә дә бик тиз арада катлаулы программа үзләштерергә туры килде. Үзең туган, үскән, белем алган шәһәрдә чыгыш ясау икеләтә авыр икән. Мин әйләнә-тирәдәге якыннарымның - хезмәттәшләремнең, укытучыларымның, туганнарымның, иҗатымны яратучыларның ышанычын акларга тырыштым”, - диде Эльза Исламова.

Җырчы Казанда чыгышын чит илләрдә конкурслар белән чагыштырды. «Мәсәлән, Кытайда 40 минутлык программаны башкару биредәге ике-өч әсәрне башкаруга караганда җиңелрәк бирелде. Чөнки мине анда белмиләр. Биредә мин сыйфатлы чыгыш ясап, Татарстан җырчысы данын якларга тиеш идем, мин безнең җырчыларның иң яхшысы булуын күрсәтергә тиеш идем», - диде ул.

«Көчем күпмегә җитәрен белмим. Мин конкурс җырчысы түгел. Миңа концерт-спектакльләр җиңелрәк бирелә. Шулай да конкурсларда катнашырмын дип өметләнәм - уңышыма ышанам, - ди ул. Эльза Исламова Казан тамашачысы өчен май аенда җырлаячагын искәртте. Ул Ильяс Камал белән Рүзәл Мөхәммәтшинның «Минем Такташ» операсында төп партияне башкарачак.

«Мин иркә җырчы булмадым. Уңышларыма авырлыклар аша киләм. Һәр казанышым күп көч түгеп сәламәтлегем хисабына алына. Тырышам, үземне үстерергә тырышам. Гаиләм, балам бар. Безнең татар хатын-кызлары тырыш бит ул. Эшсез тора алмыйбыз. Җырчының бөтен тормышы - үзе белән, сәхнәдә көрәш ул. Конкурста җиңгән җырчы сәхнәгә һәр чыккан саен җиңүенең хаклыгын раслап торырга тиеш», - ди лауреат.

Глинка конкурсында Эльза һәм Артур Исламовлар бер гаиләдән ике җырчы катнаштылар. Әмма бу юлы бәхет Эльзага гына елмайды. Эльза һәм Артур Исламовлар Казан дәүләт консерваториясе чыгарылышлары. Алар Альбина Шаһиморатованың аспирантлары.

 

Фото: Рамиль Гали

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса