Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Глинка конкурсы киләчәктә Казанга беркетелеп калырга мөмкин

Глинка исемендәге конкурс соңгы тапкыр Казанда 1999 елда үткәрелгән булган.

Глинка исемендәге халыкара вокалистлар конкурсы киләчәктә Казанга беркетелеп калырга да мөмкин. Ул өч елга бер тапкыр үткәрелә ала. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова әйтте.

Глинка исемендәге конкурс соңгы тапкыр Казанда 1999 елда үткәрелгән булган. 2014 елдан соң ул бөтенләй үткәрелмәгән. Ирада Әюпова әйтүенчә, конкурс Казанда торгызыла. Мәдәни чараны Казанда үткәрү идеясе Альбина Шаһиморатовадан. Ул конкурсның жюри рәисе дә.

Конкурста төрле илләрдән килгән 233 вокалист катнаша. Алар арасында Казан дәүләт консерваториясе студентлары да, ниндидер уку йортына бәйле булмаган җырчылар да бар.

Министр әйтүенчә, конкурс өлешчә Татарстаннан финанслана, өлешчә федераль бюджеттан. Катнашучылар өчен взнослар каралмаган. Алар Казанга үз хисапларына киләләр.

Глинка исемендәге халыкара конкурсының беренче дәрәҗәдәге лауреатларына премия күләме 300 мең сум.  

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса