Әлмәт таңнары

Габдулла Тукай премиясе күләме 500 мең сум булачак

2013 ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Тукай премиясе күләмен 500 мең сумга кадәр арттыру тәкъдиме белән чыкты.

Президент әлеге тәкъдимне хуплады.

Реклама

Моңа кадәр Тукай премиясе күләме 300 мең сум тәшкил итә иде. Ул һәр ел саен иң күренекле, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук сәнгать белеме һәм әдәбият белеме өлкәсендәге күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.

Быел Әлмәт язучылар оешмасы Тукай премиясенә "Мөнирстан" китабы өчен Нур Әхмәдиевне тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: