Габдрахманлылар күрше районда концерт куйды
Халыклар бердәмлеге көне, Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан Габдрахман авылы Мәдәният йорты артистлары ызандаш күршеләренә кунакка барды.
Алар 5 ноябрь көнне Лениногорск районының Зәй-Каратай авылында зур концерт белән чыгыш ясадылар. Хуҗалар әлмәтлеләрнең чыгышын бик ошатып, чын күңелдән рәхмәт белдереп, тагын килегез дип озатып калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа