Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Габдрахман Мәдәният йортында иҗат коллективлары имтихан тотты

Габдрахман Мәдәният йортында кайбер иҗат коллективлары үзләренең халык ансамбле исемен хаклы рәвештә йөртүләренә имтихан тоттылар.

Аларның чыгышларын ТР Мәдәният министрлыгы каршысында эшләп килүче "Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге" директоры урынбасары Гали Габдрахманов, мәдәният университетының өлкән укытучысы Татьяна Чекмарева, композитор Риф Гатауллин һәм башкалар карады. Алар "Кәләем" керәшен фольклор, Яшьләр бистәсенең "Русские узоры" рус халык җырлары, "Сеспель" чуваш халык, Габдрахманның "Авылым йолдызлары" һәм "Сәрбиназ" ансамбльләре чыгышларына югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса