Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең быелгы лауреатлары исемнәре билгеле булды

Бу хактагы указ Татарстан Президентының рәсми сайтында дөнья күрде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү турындагы Указны имзалады. Татарстанның ике мәдәният эшлеклесе лауреат булды. Указ республика башлыгының рәсми сайтында дөнья күрде.

Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе "Утлы дала" ике томлы тарихи романы өчен язучы Вахит Имамовка һәм каллиграфик композицияләре өчен Владимир Поповка бирелә, дип хәбәр итә Татар-информ.

Премия күләме 500 мең сум тәшкил итә.

Татарстан Президенты ТР Министрлар Кабинетына Указны гамәлгә кую белән бәйле чыгымнарны финаслауны тәэмин итүне йөкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса