Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Г. Камал театры артистлары Әлмәттә матбугат конференциясе уздырачак

22 гыйнвар 11 сәгатьтә Әлмәт татар дәүләт драма театрында Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Әлмәт шәһәре гастрольләренә багышланган матбугат конференциясе була.

Анда театр директоры Илфир Якупов, Камал театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Илгиз Зәйниевның "Бабайлар чуагы" спектаклендә Әнсәр ролен башкаручы Равил Шәрәфиев, Камал театры артисты, Илгиз Зәйниевның "Бабайлар чуагы" спектаклендә Ален ролен башкаручы Эмил Талипов катнашачак.

Искәртеп үтәбез, Камал театры Әлмәттә 5-8 февральдә чыгыш ясаячак. Гастроль спектакльләренә билетларны кассадан гына түгел, театрның сайты аша да алырга мөмкин. Сайтның "Билет алу" бүлекчәсендә билетлар инде бүген үк сатуда. Гастроль афишасында ике спектакль тәкъдим ителә: Илгиз Зәйниевнең "Бабайлар чуагы" һәм Зөлфәт Хәкимнең "Искән җилләр көенә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250