Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Әлмәт драма театры спектаклен караган

Казанда театрыбызның гастрольләре бара.

Кичә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгате белән Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» музыкаль ретро-комедиясен караганнар. Тәнәфес вакытында кызыксынган журналистларның сорауларына җавап биреп, Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт театры артистларының уенына югары бәя биргән һәм 2014 елны Мәдәният елы дип игълан итүне шатланып каршы алуларын ассызыклаган. «Бу ел безнең өчен мәдәниятнең күтәрелеше елы гына түгел, ә һәр гражданинның мәдәни культурасы арту елы булыр дип ышанам», - дигән парламент җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250