Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Фирдүс Тямаев: «Үзем канәгать түгел»

Концертларга әзерлек процессы шактый катлаулы һәм күп көч куюны таләп итә. Шулай булгач эшләгән эшнең нәтиҗәсен дә күрәсе килә, башкарылган эшнең уңышы - әлбәттә, беренче чиратта, тамашачыларның кабул итүеннән сизелә.

Ләкин, кайвакыт артистлар үз эшләреннән үзләре канәгать булмый икән. Бу хакта җырчы Фирдүс Тямаев үзенең Инстаграм аккаунтында яза:

«Була шундый чаклар, нидер күңелгә җитми, үземнең концерттан үзем канәгать булмагач, тамашачы да шуны тоя кебек уйлыйм, аннан кәеф бетә, йокы килми, уйландыра», - дип уртаклаша ул.

Артист халкының үзенә ничектер, ләкин җырчы иҗатын яратып килгән тамашачы аның кимчелекле якларын күрми ул, рәхәтләнеп күңел ачып, тамашадан ләззәт алып, ял итеп кайта.

 

Автор: А.Галимова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм @firdustamaev_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса