Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Фирдүс Тямаев в шоке!

Татарстанның атказанган артисты, эстрадабызның «энерджайзеры» Фирдүс Тямаев хәзерге вакытта гастрольләрдә йөри. Концерт саен тамашачыларның кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре, төрле истәлекле бүләкләр биреп, рәхмәт сүзләрен ишетергә Фирдүс инде күнеккән иде.

Шулай да бер тамаша вакытында ике ханым сәхнәгә чыгып, артистны шаккаттырган. Берсе «Җырлата да беләсең, елата да беләсең. Концерттан 5 яшькә яшәреп кайтам», – дип артистка рәхмәт сүзләрен җиткергән арада икенче ханым Фирдүсне кочаклап торган җиреннән күтәреп тә куя! Көтелмәгән борылыштан соң артист әле хәйран гына сәхнәдә сүз дә әйтә алмыйча катып басып тора. Видеосын үзегез карагыз.

Менә нинди көчле безнең татар әбиләре!

Автор: А.Галимова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм @firdustyamaev_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса