Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Евровидение-2013" бәйгесе старт алды

12 майда Швециянең Мальма шәһәрендә "Евровидение-2013" бәйгесе ачылу тантанасы узды. Быел әлеге конкурста 39 ил вәкиле катнаша.

"Евровидение-2013" бәйгесендә Динә Гарипова алтынчы булып чыгыш ясаячак. Бәйгенең беренче ярымфиналы 14 майда үтә.

Беренче ярымфиналда Австрия, Эстония, Словения, Хорватия, Дания, Россия (Динә Гарипова), Украина, Нидерланд, Черногория, Литва, Беларус, Молдова, Ирландия, Кыпрыс, Бельгия һәм Сербия җырчылары катнашачак.

16 майда үтәчәк икенче ярымфиналда Латвия, Сан Марино, Македония, Азәрбайҗан, Финляндия, Мальта, Болгарстан, Исландия, Греция, Израил, Әрмәнстан, Маҗарстан, Норвегия, Албания, Грузия, Швейцария, Румыния вәкилләренең чыгышлары көтелә.

Финалга 20 җырчы сайлап алыначак. 18 майда үтәчәк финалга "зур бишлек" илләре - Германия, Испания, Британия, Франция, Италия һәм узган елның җиңүчесе - Швеция җырчылары сайлаусыз үтә.

Әлеге конкурста белгечләр Динә Гарипованы беренче дүртлеккә кертә. Безнең татар кызына төп көндәшләр булып Даниядән Эмили де Форест, Украинадан Злата Огневич и Норвегиядән Маргарет Бергер санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250