Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Эмиль: «Чөнки мин аны яратам»

«Шаян ТВ» каналына Эмиль Талипов кунакка килгән иде. Аның белән әңгәмәнең бер өлешен сезгә дә тәкъдим итәбез.

- Сезнең хатыныгыз башка кызлардан ничек аерыла, ни өчен аны сайладыгыз?

- Чөнки мин аны яратам. Яраткан кеше синең өчен һәрвакытта да бүтән була бит. Аны син генә аңлыйсың, аны син генә беләсең, аның эчке дөньясын син генә күрәсең кебек. Бөтен яхшы яклары, кимчелекләре белән ул синеке.

- Эмиль, син үз алдыңа ниндидер зур максатлар куясыңмы?

- Менә хәзер минем максатым ‒ 10 килограммга ябыгырга кирәк. Максатка ничек тә булса ирешергә кирәк, ләкин авыррак.

- Ни өчен сез тормышыгызны театр белән бәйләдегез?

- Кечкенә чакта мин янгын сүндерүче булырга хыялландым, соңрак хоккеист буласым килде. Мин мәктәп елларында шигырьләр сөйләп, җырлап төрле ярышларда катнашып йөри идем. Шунда миңа әти: «Улым, синнән башкасы булмас, әйдә артист кына бул инде», диде.

Фото: Салават Камалетдинов/архив

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса