Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Эльмира Калимуллина Әлмәт турында хыяллана

Эльмира Калимуллинаны күпләр белә. Аның исеме Беренче каналдагы "Голос" проектының тәүге сезоныннан соң киң җәмәгатьчелеккә танылды.

Эльмира анда икенче урынны яулады, әмма аның финалга чыгуы ук бөтен Татарстан өчен җиңү булды. Әлеге тарихи вакыйгадан соң, кызга Татарстанның атказанган артисткасы исеме бирелде һәм тормышы үзенчәлекле борылыш алды. Эльмира - бик күп чараларда көтеп алынган кунак. Ул Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми очрашуларда да күп тапкырлар республика данын якларга өлгерде. Бу җәйдә ул Казанда узган спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында илче булып та чыгыш ясады. Болар Эльмира ирешкән казанышларның берничәсе генә. Бүген без җырчы кыз тормышындагы башка вакыйгалар турында Эльмираның үзе белән әңгәмә корабыз.

- Эльмира, "Әлмәт таңнары"на әңгәмә бирергә вакыт табуың өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Укучыларыбызны проекттан соңгы тормышың белән таныштырып үт әле.

- Музыка минем тормышымда бик күптәннән, шуңа да яраткан эшем белән шөгыльләнүемне дәвам итәм - үземне иҗатка багышлыйм. "Голос" күп нәрсәгә өйрәтте, кыска вакыт аралыгында бер-бер артлы яңа образларны, музыка стильләрен төрләндерергә мөмкинлек бирде. Әлбәттә, хәзер еш чыгыш ясыйм, яңалыклардан читләшмим, тәҗрибә туплыйм. "Голос" ул минем өчен, беренче чиратта, тормыш һәм осталык мәктәбе булды.

- Проекттан соң сиңа кергән тәкъдимнәрнең иң-иңнәре нинди булды соң?

- Сүз дә юк, чакыруларга, тәкъдимнәргә бик баедым. Мөгаен, Константин Хабенскийның "Поколение Маугли" проектында катнашу иң зур, яңа тәҗрибә булгандыр. Бу - Киплинг әкиятләре буенча булдырылган балалар музыкаль спектакле. Константин Юрьевичның балалар өчен берничә актерлык осталыгы студиясе бар, аларда бушлай белем бирелә. Казанда да бар ул һәм анда Россиядә беренчеләрдән булып студиягә йөрүче гади балалар өлкән яшьтәге танылган актерлар белән спектакльдә уйнады. Хабенский Акелла ролендә, Гоша Куценко Шерхан булып, Тимур Родригез Балу, ә мин Багира ролендә уйнадым. Моннан тыш, 2013 елдагы Универсиаданы ябу тантанасында катнашуымны, "Алтын Казан" мюзиклын һәм спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын ачу тантанасындагы чыгышымны тормышымдагы зур чаралар дип атар идем.

- Шушы кадәр чараларда катнашуга да карамастан, син иҗатның барлык якларына да вакыт бүләсең. Быелның яз аенда "Будда" җырына беренче клибыңны да күрүгә ирештек. Аны төшерү ничегрәк булды?

- Әлеге җырны яшь, талантлы композитор Артем Михаенкин язды. Ул Полина Гагарина һәм Константин Меладзе кебек артистлар белән эшләгән. "Будда" - дин турындагы җыр түгел, ул ир-ат, геройның тулыландырылган образы. Клип Исландиядә төшерелде. Техника белән авырлыклар булу һәм натура сайлау да катлаулы булганга күрә клип төшерү Россиягә караганда, чит илдә күпкә очсызрак килеп чыкты. Ул - барыбыз бергәләп язган сценарийдан башлап костюмнар, образлар сайлау һәм монтажлауга кадәр бөтен коллективның иҗат җимеше.

Төшерү процессыннан тыш, Исландия миңа матур табигате белән дә хәтергә кереп калды. Кайчакларда үземне башка планетада кебек тә хис иттем. Аннан соң ул чорда бик салкын иде, ә мин юка күлмәктә генә эшләдем, бик өшедем. Әмма иң мөһиме, клип яхшы килеп чыкты һәм аны һәркем карый ала.

- Күптән түгел Казанда төшерелгән "Самый лучший день" фильмында сине казанлылар белән җырларга чакырдылар. Бу чара ничегрәк узды?

- Бу Россиядәге беренче караоке-фильм. Аның продюсеры - танылган режиссер Тимур Бекмамбетов. Фильмның төп үзенчәлеге шунда, анда теләге булган һәркем катнаша алды. Аны илебезнең берничә шәһәрендә, шул исәптән Казанда да төшерделәр һәм һәр каладан бер профессиональ артист чыгыш ясады. Бәхет миңа елмайды, фильм төшерүчеләр Казаннан мине сайлап алды. Билгеләнгән көнне Камал театры каршындагы мәйданга меңләгән кеше җыелды һәм без бергәләшеп "Самый лучший день" җырын башкардык. Фильмның кайчан күрсәтеләчәге әле төгәл билгеле түгел, ә шулай да Казан иң җырлаучы шәһәр дип табылды.

- Казанышларыгыз саллы, Эльмира. Ә шулай да музыкага тартылу, җыр, иҗат дөньясына беренче адымнарыгыз кайчанрак ясалганын хәтерлисезме?

- "Татнефть" компаниясенең "Рухият" фонды оештырган "Сандугач сайрар илем" фестивале тормышымны үзгәртте (Эльмира анда "Туган як" җыры белән гран-при яулаган иде - А.Н.). Мин һәрвакыт музыка белән мавыктым, ләкин аның шөгыль генә түгел, ә тормышым булачагын уйлап та карамадым. Икътисадчы, менеджерлыкка укырга керермен, вокал буенча дәресләр алырмын дип хыялланып йөргәндә булды бу вакыйга. Фестиваль Казанда, "Пирамида"да узды. Шуннан соң мине төрле чараларга чакыра башладылар. Нәкъ шул вакытта үземне музыкага багышларга кирәк дигән карарга килдем, консерваториягә укырга керергә булдым.

- Тыгыз иҗат графигы белән үзеңә вакыт каламы соң?

- Мин үземне бик үзенчәлекле кеше дип санамыйм. Буш вакытларымны башкалар кебек үк уздырам. Бик эчтәлекле кинога барырга яратам, дусларым белән кафеда очрашам. Тәмле ризыклар пешерү дә миңа ошый. Телевизорны карамыйм дисәм дә була, ә менә китап белән вакытымны үткәрергә бик яратам.

- Яшерен булмаса, матур булуыңның сере нидә?

- Аның сере юк. Бары тик дөрес итеп тукланырга, күбрәк су эчәргә һәм йокыны туйдырырга кирәк. Әлбәттә, кызлар үзен карап йөртергә, спорт белән шөгыльләнергә, һәр вакыйганың яхшы ягын тоя белергә тиеш.

- Эльмира, гастроль турларың көтелмиме?

- Хәзерге вакытта Татарстан буенча тур әзерләнә, җырлар сайланган инде, репетицияләр башланды. Нинди шәһәрләрдә һәм кайсы концерт залларында чыгыш ясаячагымны гына хәл итәсе калды. Гастроль тур - якын киләчәк эше. Шунысын әйтә алам, Әлмәткә мин, һичшиксез, барачакмын.

- Чыгышлар алдыннан, гадәттә, нинди хисләр кичерәсең?

- Һәр артистка дулкынлану хас. Сәхнә кешесе тамашачысы өчен яши. Артист чыгыш ясарга чыккач та, үзен, күңелен ача, ә ул чакта дулкынлануга һәм ясалмалылыкка урын калмый.

- Әңгәмәң өчен зур рәхмәт, Эльмира. Без сине концерт белән Әлмәттә көтәбез.

- Очрашулар насыйп булсын! Искиткеч шәһәрегездә очрашканга кадәр!

Алия Низамова

Фотолар шәхси архивтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса