Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Эльмира Әбдрәзакова "Дөнья гүзәле 2013" бәйгесендә җиңә алмады

Узган ялларда Индонезиянең Бали утравында 1950 елдан башлап даими үткәрелеп килә торган "Дөнья гүзәле 2013" бәйгесе тәмамланды.

130 илдән иң чибәр кызлар җыелган бу чарада Россия данын яклап Эльмира Әбдрәзакова чыгыш ясады. Бу елның мартында Эльмира "Россия гүзәле 2013" титулына ия булган иде, бу исә аңа дөньякүләм бәйгедә катнашу мөмкинлеге тудырды. Ул 1994 елда Казахстанда туган, әтисе - татар, әнисе - рус. Тик менә әлеге дөньякүләм бәйге генә кызга уңыш китерми. Мәсәлән, талантлар бәйгесендә ул үзенең пианинода уйнау сәләтен күрсәтеп Рахманинов әсәрен башкарса да, жюри моны тиешле дәрәҗәдә бәяләми.

Бәйге финалына ун кызны сайлап алалар. Эльмира алар арасына эләкми. Дөньяның иң чибәр кызлары быел Бразилия, Австралия, Франция, Непал, Англия, Индонезия, Испания, Ямайка һәм Ганадан. "Дөнья гүзәле 2013" титулына АКШта туып-үскән филиппин кызы Меган Янг ия булды. Аңа "Дөнья гүзәле 2013" таҗын узган елда җиңү яулаган кытай кызы Юй Вэнься тапшырды. Франция гүзәле икенче, Гана гүзәле өченче булды.

Эльмира ноябрьдә Мәскәүдә үтәчәк "Галәм гүзәле" бәйгесендә катнашачак. Анда озын буйлы булулары шарт түгел. Танылган бу ике бәйгедә дә кияүгә чыкмаган, якын арада чыгарга җыенмаган, кызлар гына катнаша ала.

"Дөнья гүзәле 2013" Меган Янг

РИА Новости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250